ТӨЙМӘЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. төймәләү. Портретлары менә болай: ире капрон эшләпә кигән, күлмәгенең якасы күкрәккә кадәр ачык, пиджак төймәләнмәгән, зур корсагы салынып, күлмәкнең аскы сәдәбе ычкынган. М.Мәһдиев. Аскы сәдәбе генә төймәләнергә җайланган пиджагын бик иркәләп, яратып чөйгә элеп куйды. Т.Галиуллин

2) бот. Бөреләнү, бөртек, төймә (5 мәгъ.) барлыкка килү. Кабарып торган ямь-яшел үлән, кайсы чәчкә аткан, кайсы төймәләнгән яшь чәчкәләр тугайга сыеша алмый торалар. Ф.Вәлиев. Хәзер агрономнар да чапкычларга элекке кебек ашыгып тотынмыйлар, киресенчә, чәчәкләрнең орлыкка төймәләнүен көтәләр. М.Зарипов

3) күч. Төймә рәвешенә керү, түгәрәкләнү, йомрылану. Аның белән бергә чачакланган, чачакларына аяк җылысыннан төймәләнеп кар сарган иске чабаталары да, чаңгыларының нәфис итеп уелган, сыртларына нимес хәрефләре белән «Viktoria» дип язылган очлары да --- талпына ---. А.Хәлим. Тамчыларның төймәләнеп, тамар чагы да җиткән икән инде әнә. Р.Вәлиев

4) күч. Барлыкка килү, яралу (хис-тойгы тур.). Кемгә икәнен дә белмәстән, аның күңелендә рәнҗү-үпкәләү шикеллерәк бер нәрсә төймәләнде. Р.Низамиев

Төймәләнә башлау Төймәләнергә тотыну; төймәләнгәне күренү. Чәчәкләр бөрегә төймәләнә башлаган

Төймәләнә төшү Тагын да бераз төймәләнү

Төймәләнеп бетү Барысы да төймәләнү, тулысынча төймәләнү. Тормыш-яшәеш ваклыкларыннан Әхмәт өстен: галстугының дөрес төенләнешенә, күлмәк якасының тәгаен ятуына, кәстүм сәдәпләренең төймәләнеп бетүенә игътибар итмәс. Т.Галиуллин

Төймәләнеп килү Әкренләп төймәләнү; төймәләнүгә таба бару. Өлкән Сәгыйрь инде чәчәге коелып, төймәләнеп килгән алмаларга карады. М.Галиев. Авырттырган, төн йокыларын качырган, берьюлы ачы да, татлы да тоелган могҗиза төймәләнеп килә түгелме? Р.Низамиев

Төймәләнеп тору Төймәләнгән хәлдә булу; төймәгә охшап тору. Зур коңгырт күзләре, алсуланып торган йомшак тәне, төймәләнеп торган пөхтә борыны, йомрыланып килгән колаклары, гел елмаеп торучы нәфис иреннәре, иң мөһиме – малайның койрыгы бөтенләй дә булмавы барлык торалкай халкын чыгырыннан чыгара иде. Көмеш кыңгырау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә