ТӨЙМӘ и. 1) Сәдәф, металл, агач, пластмасс яки башка нәрсәдән ясала һәм киемнең ерылган урынын каптырып кую яки бизәү өчен кулланыла торган каптырма. Ул өч билле тунны һәм, казаки кебек, алдан биш төймә, алты төймә белән төймәлиләр. К.Насыйри. Башына аның ак кәҗә мамыгыннан бәйләнгән йомшак йөнтәс башлык, өстенә бик зур ике кара төймә белән каптырылган кыска гына карасу сырма кидерелгән иде, аякларында исә өр-яңа нәни генә кызгылт чүәк иде. Н.Фәттах

2) Счёт, тәсбих кебекләргә тезелгән кечкенә түгәрәкләрнең берсе. Тәсбихтә 99 төймә була. Н.Фәттах. Шалт-шолт чут төймәләрен сала-сала, кыз кинаягә киная белән җавап кайтарды: – Хисапчының бар белгәне дебет, кредит инде аның, Мөнирҗан. Н.Әхмәдиев

3) Өстенә бармак белән басып сигнал бирү, төрле механизмнарны кабызу-сүндерү яки хәрәкәткә китерү өчен хезмәт итә торган җайланма, кнопка, клавиш. Һәр кешенең өстәлендә төймә, шул төймәгә бассаң, ут бары тик синең алны гына яктырта. Р.Батулла. Вилдан үзе шалт та шолт радиоалгыч төймәләренә баса, уйларының очына чыга алмый. М.Маликова

4) Уен коралларында (мәс., баянда, гармунда һ.б.) өстенә бармак белән басып аваз яңгырату өчен көйләнгән кечкенә пластинка, клавиш. Бу минутта ул үзен патша тәхетендә утырган кебек хис итте, Искәндәр баян төймәләренә кагылуга, җырлар-биюләр башланды, мәҗлестәгеләргә күрше бүлмәдәге студентлар да килеп кушылды. Р.Вәлиев. Гармунның төймәләренә саннар язып чыкканмын. Р.Миңнуллин

5) Җимешле агачларда чәчәк койганнан соң җимшән урынына хасил булган җимешнең яшь, өлгермәгән яралгысы. Иван Ивановичның кадерлесе әнис алмасында нибарысы егерме җиде яшел төймә яралды. А.Гыйләҗев

6) Мәрҗән, таш, пыяла, агач һ.б.ш. шундый нәрсәләрне җепкә тезеп ясалган бизәнү әйбере; муенса. Төймә җебе әллә инде черегән булып чыкты, әллә начар бәйләнгән иде: күз яшедәй гәрәбәләр бүлмә буйлап чәчелде. Н.Әхмәдиев. Таң чыклары сәйләнем, Төймә итеп бәйләдем. Г.Сабитов

7) Кечкенә түгәрәк формасындагы дару; таблетка. Мин аңа сызлауны бераз баса торган ике төймә бирдем. А.Хәсәнов. Кыз, ят, сәер тавышлар белән такмаклый-такмаклый, калтыранган куллары белән шешәдән берничә ак төймә алды һәм аларны тиз генә йотып та җибәрде. Ф.Бәйрәмова

8) Кечкенә яссы түгәрәк формасындагы теләсә нәрсә. – Нәкъ чын чәчәк төсле, таҗында чык тамчысы да җемелдәп тора, ә исе, – ул савытның төймәсен борып алып иснәде: – Дим тугайларының исе бар. Г.Әпсәләмов. Сайгушев, ишектән ялт кереп, йозакны бикләп тә куйды, бу йортта булганы бар һәм йозак төймәсен кайсы якка борасын электән белгән кебек иде аның хәрәкәтләре. М.Хуҗин

Төймә генә төйми инде Булдыклы, кулыннан теләсә нинди эш килә торган, оста куллы кеше турында. Төймәдән дөя ясау Берәр нәрсәне бик нык арттырып, күпертеп күрсәтү, сөйләү; вак, әһәмиятсез нәрсәгә артык зур игътибар бирү. Төймәдән дөя ясап йөргәнче, кайтып ял ит, я җаның чыгып китәр. Ф.Яруллин. Тагы нәрсә булды икән, нинди төймәдән дөя ясарлар икән, дигән уйлар зиһендә чагылып китә. Х.Камалов. Төймә кебек 1) Кеп-кечкенә, вак. Аның төймә кебек бәләкәй генә зәңгәрсу күзләрендә әллә мыскыллау, әллә шаяру белдергән ниндидер очкын ялтырап китте. Н.Фәттах; 2) Сау-сәламәт, матур, тере, хәрәкәтчән бала турында. Төймә кебек балам. Төймәне дөя (тәвә) итеп күрсәтү к. төймәдән дөя ясау. Мәзкүр журналның төймәне тәвә итеп күрсәтеп язган мәкаләләреннән бәгъзыларын газетабызда тәрҗемә кылырбыз. Г.Камал. Төймәне дөя итү к. төймәдән дөя ясау. Рус җәмәгатьчелеге алдына Г.Фәйзи, Ш.Рәхмәтуллинны китереп утыртып, Г.Камалларны хәтердән чыгару бу – музейга кереп филне күрмәү, әмма әһәмиятсез төймәне дөя итү буладыр. Г.Ибраһимов. Көнче төймәне дөя итә. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә