ТӨЙГЕЧЛӘ’Ү ф. 1) Берәр көпшәгрәк массаны махсус төйгеч, тукмак һ.б.ш. нәрсә белән төеп тыгызлау. [Корбанов], трубкасына тәмәке тутырып, аны төйгечләде, ут кабызды. Г.Ахунов

2) Җиргә, өслеккә каты басып йөрү, таптау. Табан эзләре арасын ат тоягы аяусыз төйгечли, бу ерымны сукмак итеп кешеләр дә таптый. М.Хуҗин. Өстәвенә балалар укыта, --- мәҗлесләрдә ай-һайлап җырлап җибәрә, агач аягы белән идәнне төйгечләп биергә төшеп китә. Кызыл таң

3) Нәрсәне дә булса берәр әйбергә бик нык тыгызлап тутыру. Карт трубкасын бармагы белән төйгечли, ашыкмыйча гына, җитди итеп сөйли ---. М.Мәһдиев. Чалбары галифегә охшап кабарып торсын өчен, ике кесәсенә дә, төйгечләп, чүпрәк тутырган. М.Галиев

4) Нәрсәгә дә булса кат-кат сугу, шаку, бәргәләү. Ул тагы, тагы, берсеннән-берсе көчлерәк итеп, йодрыклары белән стеналарны төйгечләргә тотынды. М.Кәбиров

5) Берәр кешене яки хайванны кыйнау; кат-кат сугу. – Ә сине, ул уклауны тагы да ныграк батырды, шушы нәмәстәңне төйгечләп, йолкыш эт итеп йорттан чыгарып җибәрәм! Т.Гарипова

6) сөйл. Берәр нәрсәгә кертү, яру, җимерү, каты әйбер белән кат-кат сугу, кагу. Безнең кызлар шикелле, анда көн саен чи усак түмәркәсен калун белән төйгечләп азапланмыйлар. М.Мәһдиев

7) күч. Күп туплау, сыйдыру (абстракт төшенчәләр тур.). Әллә бу сугыш елларында муен нечкәргән, әллә еллар буе белем төйгечләп баш авырайган: ни хикмәттер, аска төшә дә китә баш, төшә дә китә. М.Мәһдиев

Төйгечләп тутырылган Бик тулы, бик күп, шыгрым тулы. Төйгечләп тутырылган халыкны күргәч, куркып киттем. Ә.Еники. Тарих төпкеленә төйгечләп тутырылган халык җаны, милләт рухы, бәлки, бүген поэмалар ургылы булып атыладыр? Н.Сафина

Төйгечләп алу Кыска вакыт аралыгында төйгечләү. Юлда туктый-туктый, боксёрларча хәрәкәтләр ясап, һаваны төйгечләп алгалады. М.Галиев

Төйгечләп бетерү Төйгечләүне төгәлләү; барысын да төйгечләү. – Төйгечләп бетер инде, буш урын калмасын, – дигән иде ул, чыгып киткәндә. Мәйдан

Төйгечләп килү Озак вакыт дәвамында төйгечләү. Мескен татар теленең сул як кабыргасын әллә ничә гасырлар буе гарәп йодрыгы төйгечләп килде. С.Поварисов

Төйгечләп кую Алдан төйгечләү; төйгечләнгән хәлгә китерү. Тәмәкесен төйгечләп куйды да ашыкмыйча гына сүз башлады. М.Галәү

Төйгечләп ташлау сөйл. Тиз арада төйгечләү, кинәт төйгечләү. Исерек килеш күршесен дә төйгечләп ташлаган, тик үзе боларны хәтерләми ---. Кызыл таң

Төйгечләп тору Даими, һәрвакыт төйгечләү; хәзерге моментта төйгечләү. Аның миен тик бер генә уй төйгечләп тора иде: кызыллар килеп басмас борын, Ирьегетне алып чыгып китәргә. Н.Мусин

Төйгечләп чыгу Барысын да рәттән төйгечләү. Өскә калкып тормасын өчен, йодрыгы белән төйгечләп чыкты, аннары читтәге кыяк төпләреннән чирәм кисәкләре кубарын алып, «кабер» өстенә түшәде. Ш.Маннур

Төйгечли башлау Төйгечләргә тотыну. Ишеккә якын торган өч стражник, каушап китеп, ясалганнан бирле кайрак күрмәгән үтмәс кылычларын чыгарып маташканда, аларны да төрле куллар бөтереп алып, каты-коты әйберләр белән төйгечли башладылар. М.Галәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә