ТӨЙГЕЧ и. 1) Җирне яки берәр каты нәрсәне төеп тыгызлау өчен, бер очы юанрак һәм йомрырак булган тимер яки агач таяктан гыйбарәт эш коралы. Үзе белән балта, көрәк, пычкы, чүкеч, кыскыч, төйгеч, кискеч һәм башка кораллар алды. А.Хәлим. Бу минутта алар да, мөгаен, шулай көлешә-көлешә, Инсафлар салып киткән юлны тәртипкә китерәләрдер: махсус төйгечләр ярдәмендә, шпал кымшанмаслык хәлгә килгәнче, ян-якларындагы вак ташны дыңгычлыйлардыр. Ф.Абдуллин 2) Аш-су әзерләгән вакытта, пешкән бәрәңге һ.б.ш. изү, төю өчен кулланыла торган әсбап; тукмак. Эшен ул башта тормыш-көнкүрештә еш кулланыла торган уклау, куна тактасы, төйгеч кебек гади әйберләр ясаудан башлый ---. Яңа тормыш. Кайнап чыккан сөткә эремчекне салып, тишекле төйгеч белән яхшылап изеп болгаталар. Мәдәни җомга 3) к. киле. Кешеләрнең бер өлеше иген иккән, китмәнле игенчелек үсеше хакында каберләрдә табылган орлык төйгеч һәм тары ярмасы калдыклары сөйли. Б.Хәмидуллин. Музейда орчык, балык тоту кораллары, таш чүкеч, чүлмәк ватыклары, ашлык төйгеч, бөртек саклау савыты һәм башка җиһазлар саклана. Байрак // Аш-су пешергәндә борыч, яшел тәмләткеч һ.б.ш. төю өчен кулланыла торган махсус савыт; кечкенә киле. Берничә бөртек дөгене төйгечтә төеп карау да җитә. Туган як 4) к. кисап. Төйгеч белән киледә борыч төю |