ТӨЗҮЧЕЛЕК и. 1) Зур, катлаулы корылмалар, биналар төзү тармагы, төзүче (1 мәгъ.) һөнәре. Диплом яклар вакыт җиткәч, төзүчелекне ташларга туры килде. Р.Батулла. Төзүчелек дәрте Туфанга шул көннәрдә иңгәндерме, белмим, үзем шаһит булган 30 – 40 ел дәверендә мин аның нәрсәдер кормыйча, нәрсәдер төземичә торган чагын хәтерләмим. Р.Вәлиев 2) Төзелеш; төзү эшләре. Дүрт мең ярымнан артык эшкә яраклы кешене гадәти игенчелек, терлекчелек, төзүчелектә генә файдаланып бетерү, димәк, мөмкин түгел. Т.Әйди. Ирем Кәрим хәзерге вакытта төзүчелек өлкәсендә эшләсә дә, күңеле иҗатка тартыла. Идел |