ТӨЗҮЧЕ и. 1) Биналар, корылмалар һ.б.ш. нәрсәләр салу, кору белән шөгыльләнүче кеше; төзелеш тармагында эшләүче кеше. Рафис – агроном, Фәнис – төзүче, Рәсимә – хисапчы, Ләйсирә – табиб: һәрберсенең киләчәккә максаты ачык һәм билгеле иде. Г.Галиева. Төзелеш батальонында хезмәт итү егеткә киләчәк тормышында һөнәр сайлауда ярап куя: ул төзүче булырга карар кыла. Р.Корбан

2) Мөстәкыйль элементлардан вакытлыча төзелмә ясаучы, тезүче, оештыручы кеше. Машинистлар, поезд төзүчеләр, диспетчерлар арасыннан, тиз генә күз йөртеп, Галимҗан абыйны эзлим. Л.Ихсанова

3) Кешеләр төркеме, коллектив туплаучы, җыючы, оештыручы кеше. Ике-өч көннән үк аның әшнәсен, транспорт командасына кертеп, Бухенвальдтан бөтенләй озаттылар, ә «отряд» төзүче кеше үзе яңадан 44 нче блокта күренмәде. Г.Әпсәләмов

4) Төрле фактик, фәнни, әдәби һ.б.ш. материалларны сайлап алып, аларны билгеле бер тәртиптә җыючы, язучы, туплап бирүче кеше. Ул өлеше төзүче тәрҗемәсендә бирелә. Г.Кутуй. Әйтик, Хәләф Гарданов – язучы һәм дәреслекләр төзүче, Шәриф Сайкин – дәреслекләр, диктантлар авторы. Ф.Яруллин // Нинди дә булса рәсми һ.б.ш. документларны, кәгазьләрне тутыручы, язучы. «Ике ел», – диде «дело»ны төзүче яшь кенә лейтенант. Х.Камалов

5) күч. юг. Иҗтимагый характердагы берәр нәрсә оештыруда катнашучы; яңа караш, иҗади акыл белән нинди дә булса матди яки рухи байлыклар һ.б.ш. тудыручы, барлыкка китерүче кеше. Совет заманында ул ачык иде: коммунизм төзүче, тормышка яңалык кертүче, ватанпәрвәр. Ю.Сафиуллин. Алар искегә киртә куеп, яңа тормыш төзүче, чорның яңа геройлары, киләчәк кешеләре булып алга килеп басалар. Г.Фәйзрахманова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә