ТӨЗҮ I ф. 1) Аерым өлешләрдән, кисәкләрдән, материаллардан зур корылмалар, биналар һ.б.ш. кору, салу, ясау. Без гигант заводлар, гигант фабрикалар төзибез. Һ.Такташ. Җәүһәр, авылны чүплеккә эттереп, урынына шәһәр төзиләр икән, дигән сүзгә башта ышанмыйчарак торды. Ф.Җамалетдинова

2) Нинди дә булса төркем, коллектив оештыру; кешеләр туплау. Менә, мәсәлән, җирле халыктан полиция отрядлары төзиләр, тот та шунда кер. Т.Гыйззәт. Берничә сәгать җил-яңгыр астында басып торганнан соң, немец сакчылары, әсирләрнең тазаракларын сайлап алып, эш командасы төзиләр. Р.Мостафин

3) махс. Мөстәкыйль элементларны кирәкле тәртиптә бер-беренә тоташтырып, вакытлыча нәрсә дә булса оештыру; кушып тору, тезеп ясау. Хәзер вагоннарны бергә җыеп, эшелон төзергә һәм юлга чыгарга тиешле. Х.Камалов

4) Нинди дә булса мәгълүматны, материалны (фәнни, әдәби, фактик, сөйләм һ.б.ш.) сайлап алып, билгеле бер тәртипкә китереп оештыру, язу, бербөтен нәрсә иҗат итү. Җ.Вәлиди, татар лексикографиясе тарихында беренчеләрдән булып, картотека нигезендә фәнни юл белән сүзлек төзү эшен башлап җибәрә. Ш.Асылгәрәев. Ике сүздән бер җөмлә төзи белсә, ул инде гәзит-журналларның иң актив авторына әйләнә, «фәлсәфи» трактатлар яза башлый. Р.Миңнуллин

5) Берәр эш, үзара мөнәсәбәт һ.б.ш. турында рәсми рәвештә, кабул ителгән тәртиптә сүз куешу, килешү. Анда, загста язылыр алдыннан, никах килешүе төзиләр икән. М.Маликова. Италиянең әлеге шул Новара шәһәренә барып, тәрәзә рамнары гына түгел, ишекләр чыгару буенча да яңа контракт төзеп кайта. Р.Корбан

6) мат. Бирелгән күләм, шартлар, үлчәү һ.б.ш. нигезендә математик гыйбарә оештыру яки геометрик фигура сызу. Бер түбәсе (0, 0) ноктасында урнашкан, ике түбәсенең торышын кулланучы үзгәртә ала торган өчпочмак төзергә кирәк. Татар телендә югары техник белем бирүне оештыру тәҗрибәсе. Тигезләмә төзү

7) күч. Иҗтимагый характердагы берәр нәрсә оештыру, кору, булдыру. Беренче этап – Россиядә демократик республика төзү. М.Мәһдиев. – Әле генә корылтай Вакытлы хөкүмәт төзү турында карар чыгарды, – дип, ул соңгы хәбәрне җиткерде. М.Әмирханов

Төзеп алу Тиз арада төзү. Гейзерих король Атилла хан белән солых төзеп алды да Карфагенга кадәр барып җитте. М.Хәбибуллин. Син фәлән авылга, мин фәләненә барам дип, график төзеп алдылар. Безнең гәҗит

Төзеп бетерү Төзүне төгәлләү; төзелгән хәлгә китерү. Үзенең башлаган нәрсәсен төзеп бетермичә, башкаларга күрсәтми. Ф.Яруллин. Менә көзгә коттеджны төзеп бетерәм, квартирны малайга калдырып, үзебез шунда күчәргә җыенабыз. Аманулла

Төзеп бирү Кем өчендер төзү. Яшьләрне качырмас өчен, авыл саен катлы-катлы клуб, спорт сарайлары төзеп бирер идең, кая ул? В.Имамов. Балаларны институтка кертәсе бар, эшкә урнаштырасы, дачасын төзеп бирәсе, машинасын-фатирын юнәтәсе, һичьюгы, фатирдагы бала-чагаларга күз-колак булып торсаң да файда. К.Кәримов

Төзеп йөрү Озак вакыт дәвамында төзү. Шул Татбригада белән совет хөкүмәтен төзеп йөргән картлар, инвалидлар Җәләлабад базарын тутырып утыралар. Б.Урманче

Төзеп килү Акрынлап төзү. Буш даланы кишәрләргә бүлеп, урам-урам шәһәр төзеп киләләр. Ф.Бәйрәмова. Бер ягыннан төзеп киләләр, икенче яктан җимерелеп бара. Р.Вәлиев

Төзеп кую Алдан төзү; төзелгән хәлгә китерү, тиз арада төзү. Сәлим хан вакытында чарасын күрмәсә, әмир үзенә бер дәүләт тә төзеп куяр. М.Хәбибуллин. Шул ук кичне институтны бергә тәмамлаган курсташлар белән төшкән фотоальбомны алып актардык һәм кунакларның исемлеген дә төзеп куйдык. Д.Гыйсметдин

Төзи башлау Төзергә тотыну. Ярлы колхозның җирләрен алып, исәпсез-хисапсыз төрле йортлар, биналар, гаражлар, цехлар төзи башладылар. З.Мәхмүди. Алар талантлы, сәләтле, эш сөйгән һәм эшли белә торган шәхесләрне үзләре теләгәнчә яшәтеп, аларны сүзсез, каршы әйтми торган хайваннарга әйләндереп, яңа вазгыять, яңа хакимият, яңа ил төзи башлыйлар. З.Зәйнуллин

Төзи тору Һаман төзү. Әйе, барып гыйбадәт кылучылар кайбер очракларда бармак белән санарлык кына булса да, без аларны төзи торабыз. Н.Шәрифуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә