ТӨЗЛӘ’Ү ф. 1) Төз итү, төзәйтү; турайту, тигезләү. Ишелеп төшкән авырлыкларны бар сынны катырып һәм тез буыннарын калтыратмыйча күтәрмәгәч, ялганнарны, бармаклар каната-каната, кәкре кадак төзләгән шикелле турыламагач, мактауларга, ялагайлануларга өстән карамагач, рәнҗетүчеләрдән үч алмагач, яшәү яшәүмени ул?! Ә.Гаффар

2) иск. Билгеле бер предметка туры итеп юнәлдерү, төзәү; төбәү. Бер күреп бәхетем кошын, Кулга төшерергә теләп тә, байтак уклар төзләдем. К.Нәҗми

3) күч. Яхшырту, тәртипкә салу. Син әрәм бул, кер кабергә! Дөнья калсын яхшыга, Син үзең кит, төзлә җирне, яхшы берлән яхшы да! Ф.Ибраһимов

Төзләп алу Тиз генә төзләү. – Беренче мәртәбәдән булмый әле ул, – диде ул тешен кысып. – Төзләп аласы булыр [савытны]. Көмеш кыңгырау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә