ТӨЗЛӘНҮ ф. 1) Төз хәлгә килү, төзәю. «Полковник» дигәндә, гәүдәсе турайды, иңбашлары төзләнде. А.Гыйләҗев

2) күч. Төзек, матур, тәртипле хәлгә килү; яхшыру, матураю. Ил-йортларың төзләнгән, Сылу кыздай бизәнгән ---. М.Ногман

Төзләнеп китү Кинәт, ниндидер сәбәпләр яисә нәрсәнеңдер тәэсире аркасында төзләнү. Кулъязма шигырьне машинкада бастырып алсаң, ул ничектер әйбәтләнеп, төзләнеп киткән кебек була. Р.Харис



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә