ТӨЗЕМ и. 1. 1) Эчке төзелеш; эчке төзелү рәвеше, строй. Төрле сыйныфларыбыз, төркем һәм кабиләләребез хәзерге көндә, һич булмаса, вакытлыча, ягъни яңа төзем нигезләре салынганчы, үзләренең мөһим булмаган файдалары һәм җирле мәнфәгатьләре турында онытып торырга тиешләр... Г.Исхакый 2) сир. Төзелеш, төзү эше; архитектура. Бу чорда ул инде – корым-төзем эшләрендә яхшы ук тәҗрибә алган, классик һәм милли төзем формаларын нык үзләштергән белгеч. Б.Урманче 3) Билгеле бер тәртиптә төзелгән, билгеле бер төркемгә тупланган нәрсәләр; төзелмә. Менә шушы кешеләрнең төркемләшүләре белән бергә, югарыда күрсәтелгән, төбендә бөтен кешелек өчен уртак аваз комплексларыннан гыйбарәт булып та, соңыннан, кешеләр төркемләшә башлагач, һәр төземдә үзләренә тышкы аерымлык алып өлгергән әлеге дүрт төп элемент та үзара катнаша башлыйлар. Х.Бәдигый 2. с. мәгъ. 1) диал. Тигез; чокыр-чакырсыз. Французларның атлары Төзем җирдә дулыйдыр; Кутузовның казаклары Дошманнарны турыйдыр. Бәет 2) Әйбәт, яхшы, төзек. Бер мәкаль куәтли минем бу сүзне (Ишет һәм эшкә тот, и, холкы төзем) ---. Й.Баласагуни |