ТӨЗЕЛҮ ф. төш. юн. к. төзү. Шәһәрдә зур храмнар, театрлар, сарайлар, мунчалар төзелә. М.Мәһдиев. Берзаман безгә җитәкчеләр өчен махсус төзелгән яңа йорттан фатир бирделәр. М.Маликова Төзелә бару Торган саен күбрәк төзелү; эзлекле рәвештә төзелү. Голҗада күпме каберлекләр күчерелеп, дистәләгән зират өстендә яңа йортлар төзелә бара. Р.Гыйлемханов. Һава Кирмәне, ап-ачык булып, Суфия белән Кырмыска алдында үсә, төзелә барды. С.Гаффарова Төзелә башлау Бераз төзелү. Мәчет төзелә башлагач, йөзләрчә кеше хәл кадәренчә үз өлешен кертергә ашыкты. Т.Миңнуллин. Әнә шуңа күрә, илдә күмәк хуҗалыклар төзелә башлагач та, Халит беренчеләрдән булып «Кызыл көрәш» колхозына керә. Т.Нәҗмиев Төзелә килү Күптәннән бирле, акрынлап, аз-азлап төзелү. Акрынлык белән булса да, уку йортларында татар әдәбиятын укыту өчен программалар, дәреслекләр, методик ярдәмлекләр эшләнә һәм төзелә килә. А.Әхмәдуллин. Документ, рәсми кәгазь, төрле язма атамалары, эш кәгазьләре стиле безнең халкыбызда күп гасырлар буе иске татар телендә төзелә килгән. Р.Мөхиярова Төзелә тору Әледән-әле, даими төзелү. Хәер, йорт-утар төзелә торсын, без исә, бер-ике сүз белән генә булса да, күп мәртәбәләр телгә алынган шәһәрне беркадәр тасвирлап үтик. Л.Хәмидуллин. Заводлар төзелә тора, ә кибетләрдә адәм баласына кирәкле әйберләр артамы? М.Галиев Төзелеп бетү Төзелү эше тәмамлану. Гасыр башында төзелеп беткән бу бинаның кыяфәт-рәвешен башта кәгазьдә, аннары гамәлдә иҗат иткән шәхеснең исемен тарих онытмаган. М.Галиев. Без туктаган авыл төзелеп бетүгә, хуҗалык башта игенчелек белән шөгыльләнеп карый. Н.Гариф Төзелеп җитү Тиешле дәрәҗәдә, билгеле күләмдә төзелү. Сарай төзелеп җиткәнче, килгән чакта патшага тукталыр өчен кечкенә генә йорт та җиткергәннәр. С.Зыялы Төзелеп килү Соңгы вакытта аз-азлап, акрын гына төзелү. Зур тәрәзәләр аша яңа төзелеп килә торган шәһәр панорамасы күренә. Т.Гыйззәт. Ягымлы, чәчәкле стильне салкын, коры сүз куерту алыштырган, нәтиҗәдә әсәр төзелеп килә торган күркәм йортның түбәсен вакытлыча камыш белән ябып торуга охшап киткән. Ф.Хатипов Төзелеп тору Әле, хәзер төзелү; төзелү процессында булу. Аларның әледән-әле яңалары төзелеп тора, искеләре картая, хәтсезләре, ни кызганыч, таркалып юкка чыга. Н.Шәфигуллин. Русиянең бик күп төбәкләреннән аермалы буларак, бездә һәр ел саен яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелеп тора, искеләренә, авырлык белән булса да, әкренләп ремонт ясала. Р.Вәлиев Төзелеп яту сөйл. к. төзелеп тору. 22 урында салына башлаган авылларның бүгенге көндә 17се уңышлы рәвештә төзелеп ята. З.Зәйнуллин. Ләкин алар берсе дә куян комплексы өчен түгел, барысы да төзелеп ята торган сыерлар комплексы өчен ташыла иде. В.Нуруллин |