ТӨЗЕЛМӘ с. 1. лингв. 1) Ясалма; берничә өлештән төзелгән, берничә сүздән, тамырдан һ.б. торган. Бу юл белән яңа ясалган атамаларның бөтенесен төзелмә терминнар дип, ә аларның төрләре ясалма, кушма, парлы, тезмә һәм кыскартылма терминнар дип атап йөртү күрсәтелә. М.Әнвәрова

2) мат. Бүлүчеләре икедән артыграк булган, натураль (сан тур., мәс., 21, 27, 33, 39); русчасы: составное число. Төзелмә сан

2. и. мәгъ. 1) лингв. Грамматик бәйләнешләре ягыннан карала торган сүзләр тезмәсе. Иярченле кушма җөмләләр дә татар телендә гаять катлаулы төзелмәләрне тәшкил итә. И.Бәширова. Шуңа да мондый төзелмәләрне шартлы рәвештә, бары формаль яктан, сөйләм дәрәҗәсендәге парлы сүзләр итеп кенә карап була, алар телнең яңа берәмлеген тәшкил итә алмый. Р.Мөхиярова

2) лингв. Билгеле авазлар тезмәсе. Аваз төзелмәләрен түбәндәге тәртиптә карыйлар: сузыклардан торган төзелмәләр, сузыклар белән тартыклардан торган төзелмәләр һәм тартыклардан торган төзелмәләр. Татар грамматикасы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә