ТӨЗЕЛЕШ II и. 1) Берәр предмет өлешләренең, кисәкләренең үзара урнашуы; предметның эчке корылышы, структурасы. СТЗ-ХТЗ тракторының төзелеше, эшләнеше турында кулланма иде бу. Ф.Сафиуллин

2) Нәрсәнең дә булса төзелү рәвеше; төзелү, оештырылу принциплары, системасы. Галимҗан абый әйткән сүзләрне искә алып, чын поэзиянең һәм халык иҗатының тылсымлы үрнәкләре буенча шигырь төзелеше серләрен өйрәндем. Х.Туфан. Композицион төзелеше ягыннан пьеса ике өлештән тора. А.Әхмәдуллин

3) Билгеле бер җәмгыятьнең, дәүләтнең оешу, төзелү тәртибе, системасы; строй. Шундый авыр шартларда большевиклар партиясе илебез хуҗалыгын социалистик төзелеш юлына күчерүдә күпкырлы эш башлаган чор иде бу. М.Мәһдиев. Русия Конституциясе хакимият бүлешү принцибын Русиянең конституцион төзелеш нигезе итеп күрсәтә. Татарстан яшьләре

4) күч. Берәр нәрсә барлыкка китерү, булдыру, оештыру эше. Ул айлар, хәтта еллар буе кузгалмыйча түшәктә ятты, әмма халык һәм ил тормышын, социализм төзелеше сулышын тоеп яшәде. Г.Ибраһимов. Алар янәшәсендә колхоз төзелеше ветераннары Гыйльман абзый Гайнетдинов, депутат Хафиз абый Хәбибуллин да бар. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә