ТӨЗЕЛЕШ I и. 1) Биналар, төрле корылмалар салу, кору эше. Ул анда зур гына төзелеш җитәкчесенең юбилеена барган иде. Ф.Садриев. Суы үзе кипкәнме аның, әллә инде, зур төзелеш мәнфәгатьләрен күздә тотып, махсус киптерделәр микән? Р.Низамиев

2) Бина, корылма салына торган, эш бара торган урын, мәйдан; корыла торган бина үзе. Безнең төзелештә монтажниклар, штукатурчылар, электросварщиклар курсы бар, теләгәнеңә керергә була. Т.Гыйззәт. Сумкалы кеше «Казмашстрой» дигән зур төзелешкә эшчеләр туплый икән, хезмәт хакы әйбәт, эшчеләр өчен ашханә бар ---. М.Мәһдиев

3) Биналар кору белән шөгыльләнә торган оешма. Ул Ригада зур төзелеш начальнигы булган. А.Хәсәнов. Төзелеш идарәсендә Сабит турында «гариза язып эштән бөтенләй китте» дигәч, ул моңа аптырамады да бугай. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә