ТӨЗЕКЛЕК и. Төзек булу күренеше. Күбрәк поляклар, австриялеләр күмелгән бу каберстандагы төзеклек, скульптура композицияләренең күплеге кешене тетрәндерерлек, гөнаһлы җирдә барыбызның да вакытлы икәнен сискәндереп искәртерлек, кешене күпмедер чистартырлык иде. Н.Шәрифуллин. Кайбер зур татар авылларының төзеклек, арулык ягыннан күрше-тирәләреннән нык аерылып торганы шикелле. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә