ТӨЗЕКЛӘНҮ ф. Төзек хәлгә килү; яшәү һәм файдалану өчен уңайлы, яраклы хәлгә килү. Ә Казаныбыз үзенең 1000 еллыгына әзерләнә, көннән-көн төзекләнә, матурлана. Р.Миңнуллин. Ә җитәкчеләргә авыл яши, төзекләнә кебек күренә торгандыр инде. Г.Гыйльфанова

Төзекләнә бару Торган саен күбрәк төзекләнү. Аллаһы Тәгалә вә табәрәкә хәзрәтләренең кодрәте илә мәмләкәтебез көннән-көн матурая, шәһәребез сәгатьләп төзекләнә бара. Р.Батулла. Петербург сыман, көннән-көн төзекләнә барды, чәчәк атты, ә төбәкләрдә төзелеш тыелды, бөтен мал-мөлкәт башкалада тупланды. Р.Хәкимов

Төзекләнә башлау Төзекләнүгә таба бару. Вакыт уза, яралар төзәлә, хуҗалыклар төзекләнә башлый, салам түбәләр тольга, калайга, шиферга әйләнә. Туганайлар

Төзекләнә төшү Бераз төзекләнү, тагын да күбрәк төзекләнү. Шартлар азрак төзекләнә төшеп, максатчан эзләнүләр дәвам итсә, калган өзекләрнең дә табылуы ихтимал бит. М.Госманов. Хәлбуки төзүчеләр бу сүз турында белешмә тупласалар, җыр үзе дә төзекләнә төшәр иде. Р.Әхмәтҗанов

Төзекләнеп бетү Тәмам төзекләнү. Бу көнне башкалага БДБ илләре җитәкчеләре килә башлый, һәм шәһәрнең барлык юллары шул көнгә төзекләнеп бетерелеп ачылачак. Татарстан яшьләре. Театр төзекләнеп беткәч, биредә бөтенләй яңача яшәеш башланачак, дигәннәр иде. Ватаным Татарстан

Төзекләнеп җитү Тәмам төзекләнү, җитәрлек дәрәҗәдә, тулысынча төзекләнү. – Урнашып беттегезме инде? – диде ул, әле һаман төзекләнеп җитмәгән каралты-курага күз йөгертеп. З.Хәким

Төзекләнеп калу Ниндидер бер вакытка кадәр, үз вакытында төзекләндерергә өлгерү; ниндидер вакыйгадан соң төзекләнгән хәлгә килү. Ярәмкә һәм Кәрәкәшледә үткән «Урам бәйрәмнәре»ннән соң авыллар төзекләнеп кала. Кызыл таң. Ләкин нәкъ менә шул капиталь ремонттан соң йортларның күбесе әллә ничә елга яшәреп, төзекләнеп калуын беркем инкяр итә алмас. Ватаным Татарстан

Төзекләнеп килү Аз-азлап, акрын гына төзекләнү. Сүз уңаеннан, Мәләкәс халкы хәзер язгы-көзге пычракларда батмый-чуммый гына яхшы юлдан йөрергә күнегәчәк, төзекләнеп килгән объектларга, урам чисталыгына да сөенә алачак. Якты юл

Төзекләнеп китү Берара күзгә күренеп төзекләнү. – Җырлый, диләр, шулай кайвакыт Моңга тулып җаны шашып ала, Төзекләнеп китә һәр ватык. Ф.Яхин. Сабантуй алдыннан авыл тагын да матураеп, төзекләнеп китте. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә