ТӨЗЕКЛӘНДЕРҮ ф. Төзек хәлгә китерү, төзәтү, рәтләү. Инде урамыбызда юлны төзекләндерделәр. З.Хәким. Әйдә эшләсеннәр, баесыннар, зур уңышларга ирешсеннәр, җирләрен эшкәртсеннәр, шәһәр һәм авылларын төзекләндерсеннәр. И.Хуҗин

Төзекләндерә бару Эзлекле рәвештә рәттән төзекләндерү. Йорт тирәсен елдан-ел төзекләндерә баралар

Төзекләндерә башлау Төзекләндерергә керешү. Россия белән үзара налог мәсьәләләре хәл ителеп бетмәсә дә, үзебезнең позициядә тору нәтиҗәсендә, бераз шәһәрләрне төзекләндерә башладык, авыл җирләренә ярдәмне арттырдык. Р.Миңнуллин. 2011 елның 15 августыннан без Морты авылында урнашкан контораны төзекләндерә башладык. Д.Вәлиев

Төзекләндерә төшү Бераз төзекләндерү. Мәктәп бинасын төзекләндерә төштек

Төзекләндереп алу Тиз арада төзекләндерү. Шуны булдырмый калу өчен, нык бәдәнле егетләр Сөембикә манарасына аркан бәйләп, манараны кире якка тартып торырга тиешләр, ул арада таш салучылар манараның нигезен бераз ныгытып, төзекләндереп алырга тиеш булачаклар. Безнең гәҗит

Төзекләндереп бару Эзлекле рәвештә, әкренләп төзекләндерү. Әлегә биналарны төзекләндереп баралар, соңрак буяу эшләренә тотыначаклар. Шәһри Казан

Төзекләндереп җибәрү Тиз генә төзекләндерү; бераз төзекләндерү. – Ул да йортны яңартып, дөньясын төзекләндереп җибәргән, диде ул. Кызыл таң

Төзекләндереп калу Төзекләндерергә өлгерү. Йокы да әлләни эләкми, яшь чакта дөньябызны төзекләндереп каласы килә. Кызыл таң

Төзекләндереп кую Алдан яки тиз арада төзекләндерү. Без ача торабыз, реставраторлар матурлап төзекләндереп куя. Р.Юныс. Фикерләре ачык, белемнәре тирән, җанга үтеп керә, ватыкны-бозыкны төзекләндереп куя ала торган. Ф.Яхин

Төзекләндереп чыгу Булган берсен рәттән төзекләндерү. Туган авылы Мостафада Муса Җәлил музеен заманча төзекләндереп чыкканнар. Ватаным Татарстан. Күпкатлы бер йортны комплекслы төзекләндереп чыгу 8,6 миллион сумга төшә. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә