ТӨЗЕК с. 1. 1) Бозылмаган, файдаланырга ярый торган; ватык, бозык урыннары булмаган. Якын-тирәдә генә төзек телефон да табылмады. Р.Рахман. Мөмкинлек булганда: юллар төзек булып, автобуслар исән-имин йөреп торса, ата-аналар каршы килмәсә, балаларны күрше зуррак авылдагы мәктәпкә йөртеп укытырга да була. С.Әхмәтҗанова // Сәламәт, зарарланмаган. Бер кулы төзек кеше әллә ниләр майтара ул... Г.Әдһәм

2) Тәртиптә торган; җимерелмәгән, ямьсезләнмәгән. Элек Гөлшәһидә ничектер күреп бетерми идеме, больница аңа ярыйсы төзек булып тоела торган иде. Г.Әпсәләмов. Бүген Актанышка сокланып туя алмыйсың: урамнар төзек, капка-коймалар буялган, тротуарлар чиста, мул яшеллек... И.Фәйзрахманов

3) Билгеле кагыйдәләргә туры килә торган, дөрес, төгәл. Саф татарча төзек, дөрес җөмләләр белән Нәркис сөйләде. М.Мәһдиев. Үз әсәрен төзек сюжетка кормаган авторлар бер вакыйгадан икенче вакыйгага кинәт сикереш ясыйлар. Ф.Яруллин

4) мат. Барлык яклары һәм барлык почмаклары үзара тигез булган. Төзек дүртпочмак булып саф-саф тезелгән күчмә шәһәрчектә шылт иткән тавыш юк, вагоннарга кереп-чыгып йөрүче дә күренми, хәтта участок конторкасы ишегенә дә йозак эленгән иде. Җ.Рәхимов

5) к. төз (1 – 2 мәгъ.). Риза абый төзек ап-ак тешләрен балкытып елмайды гына. Т.Миңнуллин. Акчасын китереп бирергә ашыкмаган иде, ике көннән теге төзек ханым өенә килеп җиткән, өстәмә лекция укып күндерде. К.Кәримов

6) Җайланган, көйләнгән, рәткә салынган, тәртипле. Тормышлары төзек, тату, мәхәббәтле гаилә. Г.Гомәр

7) күч. Таза, мул тормышлы, бар нәрсәсе дә җитеш. Һәркөн авызын, мыегын майлап, халык арасына чыгып, мактанып: «Әлхәмделлилаһ, өс-баш ул кадәр төзек булмаса да, ашау-эчүемез яхшы: һәркөн кәбаб та мәбаб, тавык ите». К.Насыйри. Яңа, төзек тормыш корырбыз, дип, Вәгъдәләрен алдың, караттың. М.Җәлил

8) күч. Каршылыклар, аңлашылмаучылыклар булмаган, тату (үзара мөнәсәбәт тур.). Менә килен, арабыз төзек түгел, ди. Т.Гыйззәт

9) күч. Билгеле бер тәртиптә, катгый, төгәл. Һәммә кеше дә тоташ: «Һа-һу-һи-һа-һа, һиһа-һаһа», – шикелле ишетелгән бик нык гөрелте ясап, барлык көчне төзек «такт»ка салып бара. Ш.Камал

10) күч. иск. Начар, бозык уй-фикерләре булмаган, саф. Күңелебез төзек түгелмени? Тәңреләр каршында син язык кыласың, ягы йоланы өстен күреп мактыйсың. А.Гадел // Әйбәт, күтәренке. Дуслар янына инде ул шактый төзек кәеф белән кайтып керде. Ә.Баян

2. рәв. мәгъ. 1) Бозылмаган хәлдә, файдалануга әзер. Моның өчен техникадан югары җитештерүчән файдалану, машиналарның һәрвакыт төзек булуы кирәк. Т.Нәҗмиев

2) Төз булып, туры итеп. Хәлфә ялт итеп чатыр эченә керә дә Чикерткәгә: «Тагын бер төркем килгәннәр, төзек кенә утыр, хәзер кертә башлыйм». Ә.Еники

3) Әйбәт, җайлы, тиешле тәртибе белән. Концерт алтынчы пунктына кадәр әйбәт, төзек барды. М.Мәһдиев. Аларның һәрберсен төзек эшләтү, запас частьлар табып аякка бастыру гаять авыр проблемага әверелә иде. Т.Нәҗмиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә