ТӨЗӘЮ ф. Төз (1, 2 мәгъ.) хәлгә килү. Какча гәүдәле, хәрәкәтчән бабай тагын да төзәеп, дәртләнеп китә ---. А.Алиш. Җилкәләре салынкы ук түгел үзенең, ит кунса, киңәеп төзәерләр. М.Хуҗин Төзәеп китү Билгеле бер моменттан төзәю. Тазарып, матурланып, гәүдәләре төзәеп киткән. Туганайлар Төзәя башлау Төзәю билгеләре күренү, сизелү. – Төзәя башлады, – диде сыңар күз һәм, ата каздай, муенын сузып куйды. Х.Сарьян |