ТӨЗӘ’Ү ф. 1) Мылтык, туп һ.б.ш. коралларны җанлы-җансыз нәрсәләргә яки кешеләргә турылау, төбәү. Назимов ыңгырашып җибәргәч, бер адым артка чигенеп, автоматын төзәде. Г.Әпсәләмов. Ә Илнур моны бөтенләй көтмәгән иде, мылтыгын аларга төзәгән килеш, шаккатып карап торды. Ф.Яруллин 2) сир. к. төбәү (2 мәгъ.). Әминә кинәт кенә күзләрен Хәятка төзәде. Ф.Әмирхан. Бу хурлыкка ковбой Жора түзмәде, Чепелт күзен көпшә итеп төзәде: «Тәсбихеңнең тарт та соңгы төймәсен Укый башла әҗәлеңнең сүрәсен!..» Р.Идиятуллин Төзәп бетерү Төзәлгән хәлгә китереп әзерләү. Зарипов, төзәп бетергәч, алга таба биноклен төбәде, кулын изәп кенә рычагны тартырга кушты. Х.Камалов Төзәп карау Төзәргә тырышу; сынау өчен төзәү. Мин бары тик төзәп кенә карадым. Р.Батулла. Үзем чамалаганча төзәп карыйм тегене [мылтыкны]. М.Маликова Төзәп кую Тиз арада төзәлгән хәлгә китерү. Иң элек бәләкәй Чиж, чокырга шуышып, автоматын әлеге йортның ишегенә төзәп куйды. Г.Әпсәләмов. Нәҗип тупны яңадан корды да күперчеккә төзәп куйды һәм, башнядан яртылаш чыгып, карый, тыңлый башлады. И.Хуҗин Төзәп тору Озак вакыт дәвамында төзәү; әле, хәзер төзәү. Бу күренешне карап торган Хәбиров, кыҗрап, ниндидер рәхәтлек белән автоматын шул немецларга төзәп торды һәм, ышанычлырак булсын өчен, күкрәген тутырып сулыш алды да тәтесенә басты. Х.Камалов Төзи башлау Төзәргә керешү. Шул ук вакытта җиңел тупларын күтәреп килгән артиллеристлар да тупларын дошман амбразурасына төзи башладылар. Г.Әпсәләмов. – Күрерсез, бер атуда мин боларның яртысын кырам, – дип, аларга мылтыгын төзи башлый. А.Хәсәнов |