ТӨЗӘТҮ II и. Җитешсез якларны, хата-кимчелекләрне бетерү максаты белән кертелгән төзәтмә, үзгәреш. Ул төзәтүләр, үзгәртүләр, гадәттә, секциядә яки театрда укыганнан соң була, ләкин әсәрнең бернинди дә төзәтүләргә мохтаҗ булмаганы яхшырак түгелмени? Н.Нәҗми. Вёрстка, корректура, төзәтүләр – барысы да Мәрьямнең үз өстендә. С.Ибраһимова |