ТӨЗӘТҮ I ф. 1) Төзек хәлгә китерү, файдаланырга яраклы итү, ремонтлау. Өй-абзар түбәләрен дә төзәтте әнә: Мостафа үзе балта остасы булса да, бер аяксыз килеш анда менә алмый, ә сугыш башланганнан бирле кул тимәгән түбәләргә карау-суккалау кирәк иде. М.Хуҗин. Халык тәрәзә рамнары ясау, урман кисү, сәгать төзәтү белән шөгыльләнә. Х.Садри 2) Төз итү. Сез генә, аталы-уллы, дөньяның кәкресен төзәтерсез бик! Х.Камалов. Анадан бөкре туганны кабер генә төзәтер, ди торган идең үзең. Т.Галиуллин 3) Дәвалау, савыктыру, сәламәт хәлгә китерү. Бүреләр үз ярасын үзләре ялап төзәтә. Ф.Яруллин. Эш йөрәктәге яраларны тизрәк төзәтер, сагынуларны да киметер кебек тоела. Ф.Тарханова 4) Өс-башны, чәчне, тышкы кыяфәтне тәртипкә китерү, рәтләү. Күзенә таба төшеп үскән кашларын уңаена сыпырды, төзәтте. А.Алиш. Нәкыя җиңгәсе чакырып дәшкәч, Рәхилә сискәнеп торып басты, күлмәгенең киң итәкләрен таратып җибәрде, чәчен төзәтте, күз төпләренә куна башлаган җыерчыкларга кагылып, сыпырып алырга теләгәндәй, сыйпап-сөеп куйды... Г.Гыйльманов 5) Хаталары, җитешсез яклары булган нәрсәгә үзгәрешләр кертү; үзгәртү. Ул хатларымдагы хаталарны кызыл кара белән төзәтеп, мине рус телендә дөрес язарга өйрәтә иде. Ф.Яруллин 6) Эш-гамәлдәге ялгышларны, хаталарны, кимчелекләрне бетерү. Аның өчен бигрәк тә гомеренең файдасызга үтүен, ләкин хәзер бу хәлне төзәтү мөмкин түгеллеген тануы авыр. Г.Ибраһимов. Ялгышканыңны аңлап, барысын да вакытында төзәтерсең дип уйладык. Р.Вәлиев 7) Кемнең дә булса сүзләрендәге, холык-фигылендәге һ.б. хаталарына күрсәтү. Бәлки, мин ялгышамдыр, ялгышсам, иптәшләр төзәтерләр. М.Мәһдиев. – Кайнаттык, диген! – дип көлеп төзәтте аны Әлифә. – Кайнатма бит ул! М.Маликова 8) Кемне дә булса җитешсез, кимчелекле, начар гадәтләреннән, бозыклыгыннан арындыру, рухи яктан яхшырту. --- хатыннарның хәлен яхшырту, аларны тәрбияләү, холыкларын төзәтү вә гакылларын үткенләү өчен, өстебезгә гакыл белән шәригать кирәк тапкан эшләрнең берәрсен эшләгәнебез бармы? Г.Буби. Әкият баланың рухи дөньясын баета, фантазиясен үстерә, холкын төзәтергә һәм тормышка карашын ачыкларга ярдәм итә. Л.Җамалетдинов 9) Җәмгыять өчен зарарлы, бозык, җинаятьчел, яман гадәтләрдән арындыру, тәрбияләү. Ике малайның олысы төзәтү лагереннан алдарак кайтты. М.Мәһдиев. Ул узган гасырның 90 нчы еллар азагында, Түбән Камадагы 4 нче төзәтү колониясендә берничә ел лаеш шулпасы чөмерә. Н.Вахитов 10) Түбән билгедән соң уңай билге алу. Бер тапкыр үзе урамда йөргән, ә үзе: «Мин мәктәптә билгеләр төзәтәм әле», – дип, өйдәгеләр колагына токмач элгән. Л.Закиров. Ул, үзенә бишле куюларын сорап, университет укытучыларына мөрәҗәгать итеп аргач, хәтта Мәскәүдәге ректорга кадәр барып җиткән, ләкин аңа билгене төзәтергә рөхсәт итмәгәннәр. Безнең гәҗит 11) күч. Берәр эш-хәлне, мөнәсәбәтне җайга, рәткә салу, җайлау; көйләп җибәрү. Чыннан да ферманың эшен төзәтү өчен йөриләрме икән әллә булмаса. Т.Гыйззәт Төзәтә бару Акрынлап, аз-азлап төзәтү; булган берсен эзлекле рәвештә төзәтү. Тәнкыйть яратмыйсың икән, дия күрмәгез, мин тәнкыйть белән үстем, хаклы рәвештә ясалган файдалы тәнкыйтьләргә колак салып, әсәрләремне һаман төзәтә барам, һәрберсен кабат-кабат яңадан язам. Т.Гыйззәт. Үз балаңа да барын да әйтеп, төзәтә барып булмый. Ш.Галиев Төзәтә башлау Төзәтергә тотыну. Дүрт ел буена җилкәләребездә күтәреп килгән авыр сугыш йөкләрен бу көннән селкеп ташлыйбыз да, башларыбызны югары күтәреп, шул сугыш нәтиҗәсендә туган яраларыбызны төзәтә башлыйбыз. Т.Гыйззәт. Балачактан гармунчы булып үскән егет тиздән гармуннар көйли, төзәтә башлый. Г.Мөхәммәтшин Төзәтә килү Күптәннән, эзлекле рәвештә тәзәтү. Мин ваклана башласам, Равил Габдрахманыбич гел мине төзәтә килә ---. Р.Батулла. Пәйгамбәребез исән чакта, әлбәттә, ялгыш аңларга урын калдырмаган, төзәтә килгән, үзеннән чыгып аңлатучыларны тыйган. Мәдәни җомга Төзәтә тору Һәрвакыт, әледән-әле төзәтү. Дөньяны төзәтә торгач, бөтен дөньясы белән бозылышып беттек! Ш.Галиев. Апасы гел өйрәтә, Хаталарын төзәтә. Төзәтә торгач туя, «Начар» дип язып куя. Р.Вәлиева Төзәтеп алу Тиз генә төзәтү. – Булыр, булыр, – Сабир бабай бүреген төзәтеп алды. Г.Әпсәләмов. Сумкага үрелгән җирдән тукталып калдым да, дәртле-бәхетле хәрәкәтләр белән, автобустан чыккан өс-башымны, чәчләремне төзәтеп алдым. М.Кәбиров Төзәтеп бетерү Барысын да төзәтү; тәмам, ахырга кадәр төзәтү. Хәер, чыгыш ясаучы, интервью бирүче кешенең сөйләмен тикшереп, төзәтеп бетерү мөмкин түгел. Р.Юсупов. Бервакыт сөйләшеп утырганда, Ләйләнең әтисе: «Сез, балалар, безне гафу итегез инде, дөньяны төзәтеп бетереп булмады», – диде. М.Маликова Төзәтеп бирү Кем өчендер төзәтелү. Элегрәк ялгыз карчыкларга, тол хатыннарга пыяла кисү, тәрәзә рамнарын төзәтеп бирү кебек хезмәтләрне гел бушлай эшләде Харрас. Г.Галиев. Ул арада тынгысыз Әмирҗан, сорап-нитеп тә тормыйча, искереп, каерылып төшкән берничә ишекне рәтләп куйды, әллә күпме өстәл-урындыкны төзәтеп бирде. Г.Гыйльманов Төзәтеп җибәрү Бераз, берникадәр төзәтү. Булмышыннан фикере ашып китә икән, ашыкмыйча, ипле генә төзәтеп җибәрергә дә була. Г.Хөсәенов. Яше 80 нән өстен булуга карамастан, өлкән шагыйребезнең хәтере әйбәт: күпчелек шигырьләрен күңелдән белә, ялгышсаң-нитсәң төзәтеп җибәрә ала икән. Ф.Яруллин Төзәтеп кую Тиз генә төзәтү. Елыйм-елыйм дип мәлҗерәп торган улының бүреген төзәтеп куйды. К.Тинчурин. Тузган йорты алдындагы сынык рәшәткәләрне төзәтеп куйды, җепсә баганаларының ныклыгын тикшерде. Н.Хәсәнов Төзәтеп чыгу Һәрберсен берәм-берәм төзәтү, барысын да төзәтү. Һәр мәкаләне үзе укып, үзе төзәтеп чыкты. Р.Миңнуллин. Чыннан да, мин өч көн рәттән, дәрестән соң калып, барысын да төзәтеп чыктым. Р.Сәгъди |