ТӨЗӘТТЕРҮ ф. йөкл. юн. к. төзәтү. Манараны һәм асма күпер белән капкаларны әмир Хаҗи яңадан төзәттерә, каладан оста Дәүранны китертеп, ел буена шунда эшләтә. М.Хәбибуллин. Ул кызлардан, талап, өй эшләрен күчерә, иншаларындагы хаталарын төзәттерә иде. Н.Гыйматдинова

Төзәттерә башлау Төзәттерергә тотыну. --- яшь киленнәр Салагыш базарыннан бизәкле тырмалар, ак яулыклар кайтарта, алъяпкычларына тамбур җебе белән болын чәчәкләре чигә, гармунчы егетләр көмеш телле тальяннарын осталардан төзәттерә башладылар... Г.Ахунов

Төзәттереп алу Бераз төзәттерү; тиз генә төзәттерү. Машинасының сул як крылосында бераз яньчелгән урын бар иде, аны бер якын танышыннан төзәттереп алды. Ф.Яруллин

Төзәттереп бетерү Төзәттерүне төгәлләү. Төп бурыч – кыска вакыт эчендә урып җыю техникасын төзәттереп бетерү. Ватаным Татарстан

Төзәттереп карау Сынау максаты белән төзәттерү. Кемнәргә генә биреп төзәттереп карамады Инзирә, барыбер йөреп китмәде. Г.Галиева

Төзәттереп тору Әледән-әле, һәрвакыт яки хәзерге моментта төзәттерү. Күперне һәрдаим карап, төзәттереп торганнар. З.Дәүләтшин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә