ТӨЗӘТМӘ и. 1) Әйтелгән яки язылганнан соң ачыкланган берәр хатаны төзәтә, дөресли торган үзгәреш, өстәмә; төзәтеп әйтү яки язу. Анысын да без төзәтмә итеп законга кертсәк яхшы булыр иде. Т.Миңнуллин. Бу безнең тарафтан чыккан үзгәреш түгел, ә дин әһелләре мөрәҗәгате белән эшләнгән төзәтмә булды. Н.Алан 2) Үзгәртмә, ачыклама, өстәмә. – Бөке кебегрәк итеп, – дип, аның сүзенә төзәтмә кертте Мәмәт ага. А.Тимергалин |