ТӨЗӘТЕНҮ ф. 1) Үзенең тышкы кыяфәтен – өс киемен, битләрен, чәчләрен тәртипкә китерү; бизәнү-ясану. Рәмзия ниләр уйлый торгандыр, көзге каршысына басып төзәтенергә кереште. Н.Әхмәдиев. Тегесе аны тыңлап төзәтенә, кара яулыгын күзенә төшереп бәйли башлады. А.Хәлим 2) диал. Йорт-җиргә ремонт ясау, тагын да яхшырту, матурайту. Башланды чистарыну, төзәтенү, мичләр, морҗалар, мунча мичләре агарту, чаршау, чыбылдык, күлмәкләр тегү, китте тазарыну-юыну, киенү-ясану. Г.Бәширов Төзәтенә башлау Төзәтенергә тотыну. Шуркай хатынга ишарә ясады, хатын үз урынына барып утырды да төзәтенә башлады. Р.Батулла. Гөлчәчәк фырт кына урыныннан сикереп торды, көзге каршына басып ясана, төзәтенә башлады. Х.Ибраһим Төзәтенеп алу Бераз гына, тиз арада төзәтенү. Кырынып, төзәтенеп алганнан соң: – Уятмасаң, бу балдыз тора белмәс, – дип, сәндерәгә менеп китте. Ф.Яруллин. Кыз тиз-тиз генә төзәтенеп алды, күз яшьләрен сөртте. Д.Бүләков Төзәтенеп җибәрү Бер мәртәбә, билгеле бер моментта, тиз генә төзәтенү Төзәтенеп йөрү Һәрвакыт төзәтенгән булу. Сара апа, бизәнеп, төзәтенеп йөргәнгәме, бер дә карт, өлкән кешегә охшамый иде. Сөембикә Төзәтенеп кую Тиз генә төзәтенү; алдан төзәтенү. Хатын, акланырга теләгәндәй итеп, төзәтенеп куйды. М.Хәсәнов Төзәтенеп тору Хәзерге моментта төзәтенү; гел, һәрвакыт, әледән-әле төзәтенү. Рәмзия ишеген ачып кергән дә көзге каршында төзәтенеп тора. Н.Әхмәдиев. Төзәтенеп торган кызны күрмәмешкә салышты ул. М.Хәсәнов |