ТӨЗӘНҮ’-БИЗӘНҮ ф. Озаклап, җиренә җиткереп бизәнү; чәчне, битне, өс киемен тәртипкә китерү. --- иртә-кич әле бер нәрсәсен, әле икенче нәрсәсен алыштырып кия иде, һәм шунлыктан ул кайберәүләргә бертуктаусыз төзәнергә-бизәнергә яратучан купшы кыз булып, хәтта аксөяк, иркә кыз булып күренә иде. Н.Фәттах. Матур киемнәр дә киендереп тормый, төзәнергә-бизәнергә дә кушмый. Р.Миңнуллин |