ТӨЗӘЛҮ I ф. 1) Яра, җәрәхәт бетәшү; сызлау, авырту басылу. Шулай булмый ни: чираттагы яралары төзәлгәч тә, вакытыннан алда туган авылына ялга кайтып килеше ич аның. Р.Низамиев. Синең яраң әллә ни авыр түгел: син – аяклы яралы, аннары туган җирең дә якын гына, кулың төзәлгәнче, өеңдә дәвалана тор, ә бездә авыр яралыларга да урын җитми, дип кайтарып җибәргәннәр. В.Нуруллин

2) Сәламәтләнү, савыгу, саулык яңадан кайту. Ләкин доктор аңарга: – Төзәлергә телисеңме? – диде. Һ.Такташ. Төзәлгән яралыларны озаткан көнне, ярты төн урталарында, госпиталь хуторына немец «мессер»лары бомба ташлап киттеләр. Х.Камалов

3) Җайлану, рәтләнү, яхшыру (эш-хәл, мөнәсәбәт һ.б.ш.). Аның чират мәсьәләсендәге бер китек ягы да төзәлгән кебек булды. Һ.Такташ

4) Әйбәтләнү, яхшы якка үзгәрү (һава торышы тур.). Ягъни җил кояш чыгышы тарафыннан килсә, һава байтак көннәргә чаклы төзәлеп торыр. К.Насыйри. Кояш ачылыр, һава төзәлер, рәхмәт яңгыры явар, шуның соңында без дә көткәнебезне күрербез. Г.Ибраһимов

5) Төзек хәлгә килү; төзәтелү, ремонтлану. Җимерек урыннарның төзәлгәнен Күрсә, аның күңеле хушлана. М.Гафури. Кызлар ике чәйнек бушатканда, үтүк төзәлгән иде инде. К.Кәримов

6) күч. Яхшыру, күтәрелү, әйбәтләнү (кәеф, күңел халәте тур.). Бу да бераз вакыттан өенә кайтса, хатынның кәефе төзәлгән булса кирәк ки, өендә булмыйча, башка берәүнең торагында булган. Г.Баруди. Шул көннәрдә әтинең кәефе бераз төзәлгән дә кебек булып китә. Г.Ибраһимов

7) күч. Бетү, кимү, борчымый башлау, онытылу (әрнү, борчу һ.б.ш. тур.). Югалту яралары әкренләп төзәлсә дә, сагыш китми, сагынып искә ала торган вакыйгалар, әңгәмәләр хәтердә еш кабатлана. Т.Миңнуллин // Тынычлану, борчулардан арыну. Баягы әрнүле уйлардан соң аның күңеле төзәлмәгән иде әле. Г.Ибраһимов

8) күч. Кимчелек, җитешсезлек, начар гадәт һ.б.ш.лардан арыну. Минем уемча, без бу дәфтәргә семья эчендә булган барлык кимчелекләрне яза барырга, шуны укып төзәлергә тырышырга тиеш идек. Г.Кутуй. Төзәлмәгәч төзәлми инде бу Сидоров. С.Шәрипов

Төзәлә бару Торган саен төзәлү. Янында утырган, үзенә көннән-көн ошый барган Сәеткә Әнисәнең үзе турында сөйлисе, хәтта ярасы бик тиз төзәлә барган җилкәсенә ятып, шыңшып-шыңшып елыйсы килә. Т.Галиуллин. Әкренләп йөрәк яралары да төзәлә барды. Р.Вәлиев

Төзәлә башлау Төзәлү билгеләре күренү. Гүя аның эшләре төзәлә башлаган да кебек, киләчәк көне өмитле дә кебек иде. Г.Ибраһимов. Кулбаш ярасы төзәлә башлаган шикелле булса, аяктагы кечкенә ярада бозылу билгеләре көчәя. Х.Камалов

Төзәлә төшү Бераз төзәлү, тагын да төзәлү. Ярагыз төзәлә төште. Т.Гыйззәт. Командир, ярасы төзәлә төшкәч, уйлана: без комиссар белән дөрес эшләгәнбез. Х.Камалов

Төзәлеп бетү Тәмам төзәлү, тулысынча төзәлү. Тик менә тәнендәге җәрәхәте генә төзәлеп бетмәгән. Н.Әхмәдиев. Тән яралары да, күңел җәрәхәтләре дә төзәлеп бетмәгән, әле дә әрнеп торган кешеләр күпме! Т.Нәҗмиев

Төзәлеп җитү к. төзәлеп бетү. Чирек гасыр буе төзәлеп җитмичә, әле һаман да еш-еш кына ачылып, карт укытучының теңкәсенә тия торган авыр яра нинди фаҗига китермәс! Г.Сабитов. Куянның аягы төзәлеп җитте. Р.Батулла

Төзәлеп килү Төзәлүгә таба бару, әкренләп төзәлү. Яңактагы яра яңа төзәлеп килә. Ф.Яруллин. Аның әйтүенә караганда, Җәлилнең иңбаш сөяге чәрдәкләнгән, сул кулы асып бәйләп куелган, ә күкрәгендә инде төзәлеп килә торган пуля ярасы булган. Р.Мостафин

Төзәлеп китү Берәр нәрсә тәэсирендә төзәлү. Берәүләр: «Без укучыларны артык каты режимда тотабыз бугай, болай ук кирәкмәс иде, Гомәр бит хәзер бөтенләй төзәлеп китте, Фәлинәнең укуы начар якка үзгәрмәде», – диделәр. Г.Рәхим. Торсаң, бик каты итеп чәй ясыйм, шундук башың төзәлеп китәр. Ә.Сафиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә