ТӨЗӘЛМӘС с. 1) Бөтенләй төзәлми, элекке сау хәленә кайтмый торган. Әнә минекенең кыяфәтенә генә күз сал: өске ирене өстендә төзәлмәс җөй, борыны ямьшәйгән, уң колагы ертык, алгы тешләре коелган... Ф.Имамов 2) Төзәтеп булмаслык, үзгәртеп, яхшыртып, кире кайтарып булмаслык (эш-гамәл һ.б. тур.). Ләкин, төзәлмәс хата ясамас өчен, бәхәскә кушылмады, тешен кысып түзде: кемнең дә булса бу кешегә дөрес җавап бирүен көтте. Г.Әпсәләмов. --- икенчедән, әле кайчан гына ахирәт дуслардай гәпләшкән, кай мәлне хәтта яшерен серләрен уртаклашкан Шәмсүнгә карата төзәлмәс хыянәт ясавы шомлы юшкын сыман күңеленә утырды. А.Вергазов 3) Төзәтеп, үзгәртеп, яхшыртып булмый торган (начар гадәт, холык һ.б.ш. тур.). Без аның төзәлмәс алкаш икәнен белмәдек. Х.Камалов. Бу азан Җиһан әбидә, сабый балаларда, төзәлмәс хулиганнарда – бар авыл халкында да иман нуры кабызды. А.Шәйхин 4) Үз карашларын, фикерен һ.б. үзгәртми торган. Мин – мәңге төзәлмәс милләтче юләрдер ---. И.Биектаулы. «Капитан күперчегендә» торучы Мәскәү сәясәтчеләре – төзәлмәс оптимистлар, әлбәттә. Н.Шәрифуллин 5) Үтми, онытылмый, бетәшми торган (рухи газап һ.б.ш. тур.). Шул ук вакытта аның килүе бу гаиләдә төзәлмәс яраның авыртуын кузгата иде булса кирәк. А.Гыйләҗев |