ТӨЗӘЙТҮ ф. Төз (1 – 2 мәгъ.) хәлгә китерү; турайту. Рәйсә кулларын абыйсының муеныннан алды, Галияр сыгылыбрак гәүдәсен төзәйтте, оныгының мондый хәрәкәтенә Сәрвия иртән игътибар итеп җиткермәгән иде, хәзер исә, Галиярның гәүдәсен үз җаена тотарга тырышуының сәбәбе бар икән дип, күңеленә салып куйды. М.Хуҗин. Аңа кәкре кадакларны төзәйтергә куштылар. А.Тимергалин

Төзәйтә башлау Төзәйтергә тотыну. Тимерчыбыкны төзәйтә башласалар да буладыр. Р.Вәлиева

Төзәйтеп алу Тиз генә төзәйтү. – Менә бу кадакларны гына төзәйтеп алам да эшкә керешәм, – диде әтисе. Казан утлары

Төзәйтеп кую Тиз арада яки алдан төзәйтү. Кәкре кадакларны төзәйтеп куйдылар

Төзәйтеп тору Даими яки әледән-әле төзәйтү; әле, сөйләү моментында төзәйтү. Кыекларны вакытында төзәйтеп тормасаң, бетте баш. Мәйдан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә