ТӨЗӘГЕЧ и. Ату коралларында төзәү җайланмасы; русчасы: прицел. Хәзер ул аны мылтык төзәгеченә ала да... ыргакка басарга тели, ләкин бармагы бөгелми. Н.Хәсәнов. Димәк, мушка, төзәгеч һәм чакма белән мавыгып, ул карабинның тимер кадакланган авыр түтәсе барын исеннән чыгарган икән. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә