ТӨЗ с. 1. 1) Туры, кыегаймаган, бөгелмәгән; туры сызык формасындагы (күбесенчә вертикаль нәрсәләр тур.). Ә наратлар шундый төз, шундый биек: башлары белән зәңгәр күкне терәп тоткан кебек. Л.Ихсанова. Коңгырт куе чәчле, төз гәүдәле, тулган ай кебек түгәрәк битле, зур кара күзле Лилияне Мөхәммәт эшләгән мәктәпкә Ходай Тәгалә үзе җибәргәндер. Т.Галиуллин

2) Бер юнәлештән чыкмаган, бөгелмәгән, тигез, туры сузылган. Уйнап торган Көр атлардан, һич бозылмас Төз сафлардан Ташкын булып без агарбыз киң юллардан, Тау, чокырлар, урман, басу һәм кырлардан. Т.Гыйззәт. Гыйлемхан, тау башындагы кибетне сулда калдырып, үзенең беркатлы агач йортлары белән шәһәрдән битәр күбрәк авылны хәтерләткән озын, төз урамга борылды. Ә.Сафиуллин

3) Тигез, шома, такыр, кытыршысыз, чокыр-чакырсыз (яссылык тур.). Анда төз кыр икән, баш төртер түмгәк тә юк. Х.Камалов. Төшеңдә төз җирдә йөренгәнеңне күрсәң, иреккә чыгуың, бәлаләрдән котылуың дип юралыр. Ф.Яхин

4) Тигез, яссы түбәле (лапас, әвеслек һ.б.ш. корылмалар тур.). – Я, син нәрсә шамакай шикелле гурлаңны киереп торасың, авызыңа төкерим! – дип, Нургалинең юеш бугазыннан учлап тотты да төз лапаска таба этеп җибәрде. М.Мәһдиев

5) күч. Чын, дөрес, хак. – Әгәр инде бу сүзләрдә хатам булса, олуг аганың ак күңеле мине кичерер; илченең аяк тайган җирләрен күрсәтер, төз юлга барырга акыл бирер – безнең теләгебез шул, – дип тәмамлады. Г.Ибраһимов. Андыйларны төз юлга кертү – кәкре агачны төзәйтү белән бер, имеш. Ф.Яхин

6) күч. Тәртипле, тәрбияле, инсафлы, туры. – Шырпыңа да кул салганым юк, – диде Искәндәр, хәтәр төз кешедәй, хәтере калып. Ә.Моталлапов

2. рәв. мәгъ. 1) Туры сызык рәвешендә. Аның да колхозчы булып, без кемнән ким дигәндәй, башын төз тотып, урамнардан үтәсе көннәре бар икән! М.Хәсәнов. Исмәгыйль абзый төз итеп коелган, зәңгәрсу төскә буялган өр-яңа коймаларына, кабаттан чыгып-чыгып, сөенечен яшерми карап торды. Ф.Яхин

2) Кыегаймыйча, бөгелмичә, бөкрәймичә, кәкрәймичә. Эченнән генә үз-үзенә: – Буеңны да төз тот, башыңны күтәр, сынатма! – дип әмер биргәндәй итте. М.Хәсәнов. Ә инде сул якта – гәүдәсен төз тотарга тырышучы тәкәббер кыяфәтле бер ир. Ф.Баттал

3) Төзәгән нәрсәгә туп-туры тидереп яки тидерерлек итеп (ату тур.). Аның Актырнак исемле эте, төз атыр мылтыгы, йорт хайваннары, кош-кортлары да бар икән. А.Алиш. Үсмерләр һәм яшьләр арасында махсус мишеньгә ату ярышлары оештырылган һәм иң төз атучыларга бүләк бирелгән! Р.Әхмәтьянов

4) Гадел рәвештә, намус белән, намуслы булып. Һәм ышандым: иманың нык булса, төз калырга дәрман җитә ул! Р.Фәйзуллин

Төзгә кату Бик тураеп, киерелеп басу, төз күренергә тырышу. Телеграф баганасы кебек төзгә каткан, какча гәүдәле урта яшьләрдәге кеше ул. М.Әмирханов. Мәҗбүриләп чыгарган кебек төзгә катып басып тору да читтән матур күренми. Туганайлар. Төз җирне түмгәк итү к. тигез җирне түмгәк итү. Алар, сарык көтүе төсле, ләм-мим димичә, кем өчендер шунда барып, төз җирне түмгәк итәләр. Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә