ТӨЕРЧЕКЛЕ с. 1) Төерчекләре (1 – 2 мәгъ.) булган. Төерчекле тукыма. Төерчекле туфрак 2) Бизәнү әйберләре ясаганда, металл чыбыктан үрелгән бөтеркәләр белән бизәлә торган (нәкышьләү ысулы тур.). Беренче карашка авыррак сыман тоелган конструкция, асылташ балкышы һәм төерчекле нәкышьнең үтәкүренмәле кебек тоелучан җиңеллеге белән, гүзәллек үрнәген тудыра. Р.Шаһиева. Казан музейларында металлны төерчекле нәкышьләү юлы белән эшләнгән бизәнү әйберләренең бай тупланмасы бар. Казан утлары |