ТӨЕРЧЕКЛӘНҮ ф. Төерчекләр хәленә килү, төерчеклегә әйләнү. Эче-тышы көйде егетнең, тамырларыннан шаулап аккан каны төерчекләнде, йөрәге туктагандай булды. Н.Гыйматдинова Төерчекләнә башлау Төерчекләнү билгеләре күренү. – Әле генә алган идек, инде төерчекләнә дә башлаган икән бу кофтаң, – диде әнисе, кәефсезләнеп. Идел Төерчекләнеп бетү Тәмам төерчекләнү, бик нык төерчекләнү. Мамык төерчекләнеп беткән Төерчекләнеп тору Әледән-әле төерчекләнү; төерчекләнгән хәлдә булу. Төерчекләнеп торган тукыма |