ТӨЕРЧЕК и. 1) Кечкенә, вак төер. Шул боз төерчекләре шома юлны скрипка кылы итеп сыза инде менә. М.Хуҗин. Лаванда орлыгы бик вак, шуңа күрә туфракта эре төерчекләр булырга тиеш түгел. Туган як

2) биол. Берәр тере тукыма составындагы бүлбечек, тукымасының бер үсентесе. Тәм тою органнары хезмәтен тәм төерчекләре үти. Биология. Ирекле азотны үзләштереп, аны органик кушылмаларга әверелдерә торган махсус бактерияләр – төерчек бактерияләре дә бар. Химия

3) махс. Ювелир эшләнмәләрен бизәү, нәкышьләү өчен кулланыла торган, металл чыбыктан үрелгән бөтеркә. Алкалары көмеш төерчекләр белән бизәлгән

4) күч. ирк. Бик елгыр, җитез кечкенә бала турында. Тик балага бер күз салу белән, аның иреннәре белән әнисенең имчәгенә терәлеп чәпелдәтеп имә башлавын күрүдән, бармаклары белән сабыйның алсу, җылы битенә орынудан бу төерчекнең үзенә никадәр якын, никадәр газиз икәнен бар җаны-тәне белән тойды. Х.Мөдәррисова // Гомумән кечкенә җан иясе. Әле юньләп каурый да чыкмаган алты чебеш, алты тере төерчек, барысы бер күч булып, бергә укмашканнар. Г.Сабитов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә