ТӨЕРТАМЫР и. бот. Сәхләбчәләр семьялыгыннан туры сабаклы, алсу зәңгәр чәчәкле, бүлбе-тамырлары дарулар әзерләүдә кулланыла торган үлән үсемлек; күке яше; русчасы: ятрышник. Үсемлекләр дөньясын 600 ләп төрдәге тамырчалы үсемлекләр тәшкил итә, аларның 89 ы – сирәк очрый һәм юкка чыгып бара торган төрләр (мәсәлән, шлемлы төертамыр (Оrсһis militаris), эре чәчәкле кәккүк читеге (марҗа башмагы дип тә әйтәләр). Фәнни Татарстан. Аларга пальма, камыш, күрән, орхидея, шулай ук безнең урманнарда сирәк очрый торган үсемлекләр – сәхләб (төертамыр), төнге миләүшә, башмакчәчәк керә. Биология



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә