ТӨЕРСЕЗ с. 1. 1) Төере булмаган, тигез, бертөрле, бердәй составлы. Аңа 100 г каймак кушабыз, төерсез генә масса барлыкка килергә тиеш. И.Фәизов. Бертөрле – төерсез, куе каймак кебек катнашма барлыкка килергә тиеш. Сөембикә

2) күч. Яхшы, тиешле дәрәҗәдәге, кимчелексез. Былтыргы бәйрәм «беренче коймаклар» булса да, төерсез, искитмәле булган иде. Татарстан яшьләре

2. рәв. мәгъ. күч. Кимчелек, җитешсезлек булмыйча; тиешле дәрәҗәдә. Төзүчеләр һәм кредит оешмалары арасында эшне координацияләргә, күчеш мөмкин кадәр төерсез үтсен өчен, барлык механизмнарны җайга салырга кирәк. Бөтендөнья татар конгрессы. Иң мөһиме – рәссамның иҗат мөмкинлекләре булуын, беренче күргәзмәсе генә оештырылуга карамастан, аның дәрәҗәсендәге рәссам өчен төерсез килеп чыгуын билгеләп үтте ул. Шәһри Казан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә