ТӨЕРЛЕ с. 1) Төерләре булган, төерләрдән торган. Пешергән коймагын, төерле дип, юынтык су чиләгенә илтеп аударды. А.Гыйләҗев. Җепләр тигез эрләнмәгән булса, тукыма тигез чыкмый, төерле була. Г.Шакиров

2) күч. Дулкынланулы, борчулы. – Рәмисә, зинһар, мине шашкан кешегә санама, – дип, төерле тавыш белән башлады ул. Х.Камалов

3) күч. Тупас, усал, дорфа (тел, сүз тур.). Юк, мондый ирнең булуыннан булмавы артык. Туң йөрәкле, агач авызлы, төерле телле. З.Мәхмүди

4) күч. Кимчелекле, бик үк җиренә җитмәгән, тиешлечә булып бетмәгән. Әтнәлеләрнең беренче чыгышын төерле дип әйтмәс идем мин. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә