ТӨЕРЛӘНҮ ф. 1) Төерләр булып оешу, төерләр барлыкка килү. Аның чалбар балакларыннан төерләнеп каткан карларны куптарып төшерде. М.Хуҗин 2) күч. Барлыкка килү, формалашу, оешу. Күңелдә төерләнә башлаган тәшвишле уйларымнан чыга гына алмыйм бит. Ф.Латыйфи 3) Чуалу, чияләнү. Ахирәт дусларның телгә телләре чияләнеп, сүзләренә сүзләре бәйләнеп, уралып, төенләнеп һәм төерләнеп бетте. Ф.Яхин Төерләнә башлау Төерләнү билгеләре күренү, сизелү. Бөреләр бүртә, төерләнә башлап, агачларның нәфисләнә, челтәрләнеп куера төшүеме? Ш.Галиев Төерләнеп бетү Тәмам төерләнү. Атның тигәнәк белән төерләнеп беткән койрыгына карап бару туйдырган иде инде. М.Хәсәнов. Төерләнеп калу Ниндидер сәбәптән, вакыйгадан соң төерләнү; төерләнгән хәлгә килү. Йөрәктә төерләнеп калган ул кичне бүгенгедәй хәтерли әле Гөлҗиһан. Ф.Әмәк. Бүгенге хәбәр Нуриянең тормышында бер могҗиза булды: күкрәгендә төерләнеп калган югалту хисе Насих күзләре белән карап торган оныгын – багалмасын күргәч, эреп юкка чыкты ---. Р.Хәбибуллина Төерләнеп тору Төерләнгән хәлдә булу. Ул нәкъ элеккечә, балаларча беркатлылык белән, Зөфәр мине ярата бит, дип уйлады, шуңа эченнән генә куанды, һәм йөрәгендә күптән төерләнеп торган сызлавыгы бераз кими төшкән кебек булды... Ә.Еники. Төерләнеп торган күгелҗем яра белән капланган. М.Хуҗин |