ТӨЕРЕМЛӘНҮ ф. диал. Юанаю, тулылану. Шактый төеремләнгән апасын олы юлга кадәр озатып куярга булды ул. Туган як

Төеремләнә башлау Төеремләнү билгеләре күренү, сизелү. Төеремләнә башлаган хатын

Төеремләнә төшү Тагы да ныграк төеремләнү; бераз төеремләнү. Кыз төеремләнә төшкән

Төеремләнеп бетү Бик нык төеремләнү

Төеремләнеп җитү Тәмам төеремләнү. Баярак, аны чакырырга кушкач та: «Берәр җылы сүз әйтер, бәлки», дип уйлаган иде, хәзер исә Фирәзәнең нәфрәтле карашын, аннан да бигрәк тәмам төеремләнеп җиткән корсагын күргәч, Тынчурин күңелендәге өмет чаткылары капыл сүнде. Г.Үзиле

Төеремләнеп килү Күзгә күренеп төеремләнү. Кызның төеремләнеп килгән көмәненә күз төшереп, ана: – Балаңны харап итә күрмәсен каһәр суккан җан! – дип әрнеде. Д.Каюмова

Төеремләнеп тору Төеремләнгән хәлдә булу, төеремләнгән булып күренү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә