ТӨЕРЕМ с. 1. 1) Калын, юан. Хакимият башлыгы, төерем иреннәрен җәеп, кычкырып көлеп җибәрде. Т.Галиуллин 2) Тигезсез, калынлы-нечкәле. Җебең төерем, тигез эрләнмәгән 3) Юан, тулы гәүдәле. Аяз күктә төерем кош бер сайрый, бер кыйлана, Безнең Айдар абзамызга дан җырлап суфилана. Җ.Дәрзаман. Уймак кебек төерем, кечкенә буйлы, кара бөрлегән кебек кара күзле бу кыз минем сабый чак «мәхәббәтләремнең» соңгысы булган кебек. А.Хәлим 2. и. мәгъ. Төер (1 мәгъ.), кантар. Ниһаять, ул күзенә чалынган туфрак төеремен кулына эләктерде һәм бөркеткә атты. А.Хәлим |