ТӨЕР и. 1. 1) Гадәттә йомшак яки көпшәк матдәнең тыгызланган һәм бераз йомрыланган кисәге; оешкан каты масса кисәге. Аның кечкенә агач калагы тиз-тиз хәрәкәтләнә, ә төрәнгә ябышкан туфрак төерләре әллә кая очалар. Г.Әпсәләмов 2) Сыек яки сеңәлсыман кебек масса эчендәге тыгыз, каты кисәкчә. Камырны, йомшак (каймак камырыннан куерак), ләкин кашыктан агып төшмәслек итеп һәм төерләр калдырмыйча, кашык белән яхшылап изәләр. Казан утлары. Бәрәңгене әрчеп, юып, тозлы суда пешерәләр, суын агызып, төерләр калмаслык итеп төяләр, кайнар сөт, йомырка салалар, тоз өстиләр. Минем йорт 3) Тәннең йомшак өлешендә кечкенә түгәрәк каты шеш. Прополис, бал, атланмайдан бәлзәм-крем ясаттырып алып, буыннарындагы шеш төерләренә шуны сылый башлады. Д.Булатова. Көн дә мунча ягабыз, апа тәнемне уа, күкрәгемдәге төерләр инде бетеп килә, дигән. З.Мәхмүди 4) Үсемлектә, гадәттә агач кәүсәсендә үсеп чыккан каты оры. Кәүсәсендә мендәр хәтле түгәрәк төере булган куш каен янына җиттек. Г.Мөхәммәтшин 5) Ир-атның бугазында бераз алга таба калкып торган кимерчәктән гыйбарәт чыгынты; бугаз төене, тамак алмасы. Аның авыз читеннән, чүмеч төбеннән пыяладай ялтырап торган салкын тамчылар тамды, йоткан саен, бугаз төере кыймылдап торды. Н.Фәттах. Кешенең яңак мускуллары йөри, иреннәре мелт-мелт килә, бугаз төере менә-төшә. Р.Харрасова 6) анат. Организмда бер үк төрле функция башкара торган нинди дә булса күзәнәкләрнең җыелган, кушылган урыны. Никотин нерв төерләренә дә (бигрәк тә вегетатив нерв төерләренә) тәэсир итә. Агулы үсемлекләр 7) күч. Күңелдә, йөрәктә калган һәртөрле авыр хис-тойгы. Күңелеңдә төерләр булган килеш яшәве дә кыен бит, Гөлниса. М.Хуҗин. Шул вакыйгадан соң тулы бер халыкка карата ышанмаучанлык төере калды йөрәгендә. Т.Галиуллин 8) күч. Дулкынландыргыч мизгелләрдә сүз башларга, сөйләргә комачаулап, тамак турысында барлыкка килгән дискомфорт; борчып тора торган авырлык. Сүз башламакчы гына булам, бугазыма утлы төер килеп тыгыла. А.Гыйләҗев. Саубуллашканда, Айбиби еламады, түзде, хәзер исә, юлга чыккач, ат теркелдәп юыртканда, күчәрбаш йокымсырап баргангамы, тамагына яшь төере килеп өелде. М.Хәбибуллин 2. с. мәгъ. Тупас, усал, дорфа. Холкы-фигыле белән Гәрәй элекке Гәрәй булып кала. Шул ук кырыс йөз, җанга якын сүзләрне оныткан төер тел. Г.Мөхәммәтшин |