ТӨЕНЧЕК и. 1) Кечерәк төен (2 мәгъ.). Әни белән Садыйка түти, кырыккан йоннарын төенчеккә төйнәп, төенчекләрен баш өсләренә куйганнар да бездән бераз гына алдан баралар. А.Хәлим. Хәтирә апа Тансык кулына бер төенчек тоттырды. З.Зәйнуллин 2) Төенгә (2 мәгъ.) охшаган берәр нәрсә. Шулар арасыннан, ямьсез тавыш белән акырып, яман пошкырып, мендәр хәтле ут төенчеге атылып чыкты. Г.Бәширов |