ТӨЕНЛЕ с. 1) Төене булган. Кояш-яңгырдан уңып беткән кырык төенле кер бавында җилләтергә соңгы елларда нибары шул зәңгәр күлмәк кенә калды. А.Гыйләҗев. Сездә генә бит ул төенле дилбегә. Н.Кәримова 2) күч. Бик катлаулы, буталчык. Аны белгәндә, төенле серләр тиз чишелер иде. Н.Хәким |