ТӨЕНЛӘ’Ү ф. 1) Җеп, бау кебек озын, сыгылмалы нәрсәләрнең очларын бәйләп, төен ясау, төен хәленә китерү. Аллаяров соңгы җеп очларын төенләде. С.Сөләйманова. Эш беткәч, әнисе җепләрнең барысын бергә җыеп төенләде дә станның алгы агачына беркетеп куйды. Д.Каюмова // Җеп, бау, аркан кебекләрдә элмәкләп тарттырып төен ясау. Энәне саплаганнан соң, җепнең очын төенләү 2) к. төйнәү (2 – 3 мәгъ.). Әтәч мондый борылышны көтмәгән иде, йодрыкларын төенләп, Маликка таба бара башлады. М.Хәсәнов. Сәрмән өй эченә күз йөртеп чыкты: бөтен нәрсә тарау ята, бер дә җыеп төенләгәнгә охшамаган иде. М.Галиев 3) күч. Тәмамлау, бетерү, төгәлләү. – Моны син электән белергә тиеш идең, – дип, вәгазь белән сүзен төенләр. Ф.Яхин 4) күч. Җыю. Ниндидер кыргый көч, бар уй-фикерләрен төенләп, көннән-көн көчәеп, күңелен кимерде. Н.Гариф ◊ Төенләп кую Нык хәтерләү; күңелгә салу, колакка киртләү. Шөреп күңеленә төенләп куйды: пахан – хәйләкәр төлке, аның белән сак булырга, итәкне җыеп йөрергә, иң якын дустыңа да сереңне ачмаска. Т.Галиуллин Төенләп бетерү Бөтенләй, тулысынча төенләү. Сырхау еллардан ук ябышып калган чире йолкыганда, ирексездән җаны талкынганда, җанына җылы бирәсе урында, күпләр (ятлар гына да түгел!), ялган белән дөреслекне шулкадәр чишәлмәслек төенләп бетереп, бәгырен теләләр иде. К.Сибгатуллин. --- кем әйтмешли, соңгы җөйне төенләп бетергәнен дә көтмичә, модельерларның кулыннан тартып алып, өр-яңа үрнәкләргә төренеп сәхнәгә дә чыгып өлгерә. К.Кәримов Төенләп кую Алдан яки тиз арада төенләү. Кәримә апа әби белән өйдәге әйберләрне төенләп куярга өлгергәннәр. Н.Хәсәнов Төенләп тору Һәрвакыт, гел төенләү. Ә Болак хәтерли барысын: Төенләп торганнар шул алар Уң Болак – Сул Болак арасын. С.Әхмәтҗанова Төенләп чыгу Һәрберсен бер-бер артлы төенләү. Беркөнне, йөри торгач, яулыгымның дүрт читен дә төенләп чыкканмын. Ш.Галиев. Базардан ашыгып кайткан Хәкимулла, үзе төенләп чыккан төеннәрнең таратылып ташланганын вә картның һаман әле чәй-шикәр белән булышканын күргәч, аптырап китте. Ватаным Татарстан |