ТӨЕНЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. төенләү. – Кызым үскән бу юлы, – диде карчык һәм, кесәсеннән чыгарып, төенләнгән кулъяулыгын чишә башлады. Ф.Җамалетдинова. Куллар үзеннән-үзе төенләнгән бавын чиште, аннары бармаклары гармун телләренә кагылды. Г.Әдһәмова 2) Йомарлану. Йодрыклары каты төенләнгән, Күкрәк киерелгән, йөз кырыс ---. Р.Вәлиева. Ихтыярсыздан авыр йодрыклары төенләнде. Ш.Шәйдуллин 3) әд. Әдәби һ.б. әсәрдәге вакыйгалар үсешендә конфликт барлыкка килү, киеренкелек башлану. Әсәр атамасының мәгънәсе сюжетның төенләнү мизгелләрен үз эченә ала. М.Хәбетдинова 4) күч. Барлыкка килү, туу, оешу, формалашу. Минем сүзләргә әз генә ышанычы төенләнә башлады шикелле. Х.Камалов 5) күч. Эш-хәлнең үтәлеше нәрсәгә дә булса бәйле булу, шуңа барып тоташу. Нәрсә генә сөйләсә дә, сүзе бер нәрсәгә килеп төенләнә иде. Г.Гыйльманов 6) күч. Бәйләнеш барлыкка килү, очрашу, кисешү. Әмма язмышыбыз җепләре барыбер Мәскәүдә төенләнде. Кызыл таң 7) күч. Төрле уй-фикерләр, тойгылар күңелдә авыр йөк булып җыйналу, туплану. Ә уртага салып сөйләр сүзе, төен булып төенләнгән ризасызлыгы җитәрлек иде. А.Вергазов. Бер көндә түгел, елларга бүленсә дә, кайгы-хәсрәт барыбер төенләнеп, бер йөрәк аша уза икән. Р.Вәлиев Төенләнә бару Эзлекле рәвештә берәм-берәм төенләнү. Хәзер инде хатирә-истәлекләр күңелдә төенләнә бара. М.Галиев Төенләнә башлау Төенләнергә керешү; төен барлыкка килү. Шуның белән ике яшь йөрәк арасында төенләнә башлаган язмыш җебе өзелде. Г.Гыйльманов Төенләнә төшү Бераз төенләнү; тагын да ныграк төенләнү. Аның йөзе кырыслана, йодрыклары төенләнә төште, әмма тыңлавын дәвам итте. Р.Вәлиева Төенләнеп бетү Бик нык төенләнү, тәмам төенләнү. Икенчесе төенләнеп беткән иске чыбыркысы белән атка сугып алды. М.Галәү. Мөнәсәбәтләр чуалып, чәбәләнеп, төенләнеп беткән. Х.Камалов Төенләнеп җитү Тиешле дәрәҗәдә төенләнү; тәмам төенләнү. Әле ул поэтик фикер булып төенләнеп җитмәгән. Ш.Галиев Төенләнеп калу Ниндидер вакыйгадан соң төенләнү, төенләнгән хәлгә килү. Берни түгел, Шунысы авыр: Төенләнеп калса сүзләрең, Үтәлгәне түгел, үкенечле Үтәлмичә калган эшләрең. К.Вәлиди Төенләнеп килү Төенләнү алдында тору. Ниндидер эчке өнәмәү төенләнеп килә. Х.Камалов. Димәк, бу фикер – очраклы рәвештә әйтелгән эффектлы тәгъбир генә түгел, ә халык күңелендә төенләнеп килә торган фикер. Р.Фәйзуллин Төенләнеп китү Төенләнгән хәлгә килү, соңгы вакытта төенләнү. Коллизия болай төенләнеп китә. Ф.Хатипов Төенләнеп тору Төенләнгән торышта булу, төен рәвешендә булу. Шуңа күрә ул кулы, сугарга әзерләнгән төсле, һәрвакыт йодрыкка төенләнеп тора. Г.Галиев |