ТӨЕН и. 1) Җеп, бау, яулык һ.б.ш.ларда бәйләнгән, төйнәлгән урын; озын нәзек әйберләрнең элмәк сыман итеп тарттырылып төйнәлгән өлеше. Беренчесендә, сихер догасын укып, бау яки җепкә төеннәр ясаганнар, ә икенчесендә дога укып әфсенләнгән тоз-борыч кебек тәмләткечләрне яки башка бер ризыкны кешенең ашына кушып биргәннәр. А.Тимергалин. Төенләнгән төеннәрне ничек итеп чишәргә дә белмим. А.Нәҗми

2) Яулык, тукыма һ.б.ш.ларның эченә берәр кирәк-ярак салынып, оч-очлары бергә бәйләнгән әйбер. Култык астына төен кыстырып, Гамилә үтеп бара. Т.Гыйззәт. Тугры ярдәмчеләр, җан сакчылары белән бергәләп, сәгате-минуты белән көчәйгән явыз уттан башта министрны түгел, салон-вагонга шыплап тутырылган кыйммәтле бүләкләрне – сандыкларны, чемоданнарны, бөктәрләрне, төеннәрне алып чыкканнар икән! А.Гыйләҗев

3) Бер урыннан икенче урынга күченү сәбәпле, төрле сумка, чемодан, пакет һ.б.ш.ларга тутырылган әйберләр. Ике ай төеннәр өстендә утырдык. А.Гыйләҗев. --- әйберләребез дә кайсы кая таралышып ята. Тегендә дә, монда да төеннәр өстендә яшибез. К.Тимбикова

4) Юлчының шәхси әйберләре, янында булган багажы. Тимеркәй төенен тотып чыгып китә. Т.Гыйззәт

5) Төрле яктан килгән юллар яки башка элемтә чаралары тоташкан, кисешкән җир, шуларның мөһим ноктасы. Иң кирәкле тимер юл төене безнең кулда. К.Нәҗми. Десантчылар тәэминат базаларын һәм элемтә төеннәрен тар-мар иттеләр. С.Баттал

6) биол. Организмда теге яки бу күзәнәкләр, кан тамырлары күп булган урын. Үзәк нерв системасына йоткылык өсте нерв төене – баш мие, йоткылык асты нерв төене, парлы нерв төеннәреннән – ганглийлардан торган корсак нерв чылбыры керә. Биология. Тәнендә сөялләр, тамыр төеннәре дә, төкле шадралар да күренми. К.Кәримов

7) Җимеш яралгысы, төймә, бәбәк. – Чәчәкләре коелгач, кечкенә төеннәр күренә башлар, өшемәсеннәр генә, – диде бабасы ---. Мәйдан

8) физ. Электр чылбырының берничә тармагы тоташкан нокта

9) физ. Торгын дулкыннарда кинетик яки потенциаль энергия нульгә тигез булган нокталарның һәрберсе

10) мат. Дифференциаль тигезләмәнең үзенчәлекле нокталарыннан бер төре

11) күч. Вакыйгалар, эш-хәлләр, үзара мөнәсәбәтләрнең катлаулы һәм каршылыклы моменты. Чыннан да, нинди генә четерекле хәлләр килеп чыкмаган да, нинди генә төеннәр чишелмәгән. Н.Акмал. Иң катлаулы тормыш төеннәрен чишкәндә, аның иң ышанычлы, турылыклы юлдашы – юмор. Ватаным Татарстан

12) күч. Күңелдә калган авыр рәнҗү, канәгатьсезлек хисе; кемгә дә булса күңелдә сакланган үпкә, нөктә. Шундый күңелле кичләрдән соң тәннәре язылып, күңелдәге төен таралып киткәндәй тоела иде аларга. К.Кара. Әтием-әнием турындагы истәлекләр йөрәгемдә төен булып калды. А.Мансуров

13) күч. Дулкынлану, курку кебек психофизик халәттә барлыкка килә, суларга, сөйләшергә һ.б.ш.ларга комачаулый торган спазм. Минем бугазыма төен тыгыла. Мин төенне йота-йота җавап язам. Г.Кутуй. Бугазына тыгылган төенне авырттырып йотып җибәргәндә, ике «юл», битне юешләп, түбән сузылды. Г.Әдһәм



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә