ТӨЕЛҮ ф. 1) төш. юн. к. төю. Теш порошогы кебек йомшак итеп төелгән, төсе сап-сары. Ф.Сафиуллин. Башыма киледә төелгән пыяла, аякларыма дыңгычлап арыш саламы тутырганнар диярсең! Т.Галиуллин 2) Тамакка коры азык һ.б.ш. тыгылудан буылу, тын бетү. Син аңа әйтергә иде, сыер комсыз бит ул, кайчагында бәрәңге белән дә төелеп үлә, дияргә иде. Т.Гыйззәт. Ашыккан эт төеләдер. К.Тинчурин 3) күч. Елыйсы яки көләсе килеп тә, бик нык әсәрләнүдән, тәэсирләнүдән елый, көлә алмый тору. Кыз яшенә төелде, ике кулы белән битен каплады. Р.Камал. Мондый гамәлләр Аллаһы Тәгаләнең кодрәтеннән башка кылына алмаса да: «Син безнең якын кешебезне үлемнән алып калдың», – дип, яшькә төелүче дә булды. З.Фәйзрахманова 4) күч. Әйтәсе, сөйлисе килгәндә комачаулау, сөйли алмый тору, сөйләүдән тукталу. Ул, тамагы төелеп, эндәшә алмыйча торды... А.Хәлим. Курку, җирәнү, нәфрәтләнү тойгылары, бергә кушылып, Һәдиянең тамагына төелде, ул, төенне төкерим дип, авызын ачты, ачыргаланып кыргый аваз чыгарды һәм уянып китте. Г.Якупова Төелеп бетү Тулысынча төелү, тәмам төелү, бик нык төелү. Ашый-ашый төелеп бетте, әмма сер бирмәде ---. Р.Вәлиев Төелеп җитү Тиешле дәрәҗәгә кадәр төелү, тәмам төелгән хәлгә килү. – Тагын бераз төергә кирәк әле, төелеп җитмәгән бит бу, – дип, безнең эшне тикшерде дә бәрәңге чистартуын дәвам итте әни. А.Вәлиева Төелеп кую Алдан төелү. Борыч алдан төелеп куелган иде, без аны кечкенә пыяла савытларга тутырдык. Сөембикә |