ТӨГӘЛСЕЗЛЕК и. 1) Берәр эштә җибәрелгән хата, җитешсезлек, ялгыш. Иҗатында бәләкәй генә хата, төгәлсезлек китүдән – иҗатка хыянәт итүдән калтыранып курка иде Фаил. М.Хуҗин. Кайсы мәкаләнең теле начар, икенчесенең темасы актуаль түгел, укучы хатлары аз бирелгән, фәләненче биттә хәреф хатасы яисә ниндидер бер зур төгәлсезлек киткән, фәлән материалга бирелгән рәсем уңышлы булмаган. Р.Миңнуллин

2) Берәр эшнең үтәлешендә төгәллек булмау, эзлеклелек, системалылык җитмәү. Ләкин халыкны исәпкә алуның бу төрләренә төрле дәрәҗәдә кимчелекләр, төгәлсезлекләр хас булган. Г.Исхакый. Шәһәр кремльләрендә авышлык, төгәлсезлек булырга мөмкин, ә монда юк! Р.Газиз

3) Кеше характерында, гадәтендә төгәллек, пунктуальлек, пөхтәлек җитмәү күренеше. Еш кына энем Искәндәр белән безгә төгәлсезлегебез өчен эләккәләде дә. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә