ТӨГӘЛЛЕК и. 1) Тулылык, төгәлләнгәнлек, камиллек. Нинди камиллек, төгәллек бар гаҗәеп зур планеталар, йолдызлар берлегендә!.. А.Гыйләҗев 2) Исәпләү, үлчәү һ.б.ш.ларда дөреслек; читкә китеш, ялгышлар булмау күренеше. Ары таба синең кебек төгәллек яратучылар игътибарына санап та күрсәтелә: ике-өч хуҗалыкка бер ат һәм бер сыер, бер хуҗалыкка икешәр сарык һәм ким дәрәҗәдә кирәк булган авыл хуҗалыгы кораллары калдырыла. М.Хуҗин 3) Эш итүдә пөхтәлек, пунктуальлек. Фән эше төгәллек таләп итә |