ТӨГӘЛЛӘҮЛЕ с. лингв. Ияртүче сүз яки җөмләдән аңлашылган мәгънәне шуңа охшаган башка төшенчәләрдән аерып, конкретлаштырып килә торган; ачыклаулы. Кайчак иярүче сүз кабатланып килгәндә генә, сүзләр төгәлләүле мөнәсәбәткә керергә мөмкиннәр. Р.Сәгъдиева. Шуны да әйтергә кирәк, ияртүле бәйләнешкә кергән сүзләр, сөйләм оештырудагы әһәмиятләренә карап, үзара өч төрле мөнәсәбәттә булырга мөмкин: хәбәрлекле, төгәлләүле, аныклаулы мөнәсәбәтләр. З.Кәримова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә